Кыйммәткә төшкән хата

2014 елның 5 гыйнвары, якшәмбе






Чаллы акушерлары бутаган сабыйларның әниләре бала табу йортыннан һәркайсы 3 миллион сум күләмендә әхлакый компенсация таләп итәчәк. Чаллыда яшәүче Людмила Трофимова белән Минзәләдән Людмила Дубаева судка шикаятьләрне кызлары Анна белән Айшатның туу турындагы таныклыкларын кулларына алгач бирергә җыена.



Узган елның 6 августында Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә үзләренеке дә, әтиләренең дә исемнәре бер төрле булган ике ханым кыз балалар таба. Бәхетле аналарга сабыйларын күрсәтеп, аларның буе һәм авырлыгы күпме булуын әйтәләр. Ә берничә сәгатьтән аналарга балаларын китергәч, әлеге параметрлар инде туры килми. Әмма табиблар әниләрнең сабыйларны алыштырмаганнар микән дигән шикләрен кире кага һәм кулларына чит балалар тоттырып, өйләренә кайтарып җибәрә.


Өч айдан соң Трофимовлар белән Дубаевлар ДНК-анализы тапшыргач, аларның шикләре рас килә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы үткәргән тикшерү дә акушерларның хатасын раслый. Нәтиҗәдә, республика Сәламәтлек саклау министрлыгының Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Шәрәфетдинов, Кама балалар медицина үзәге баш табибы Равил Бакиров, бала табу бүлеге акушеркасы үз вазифаларыннан азат ителде.


Аналар 19 ноябрьдә Казанда сабыйлары белән рәсми төстә алмашты һәм Республика балалар клиник хастаханәсендә тернәкләндерү курсы узганнан соң, өйләренә кайтып китте.


Шул ук вакытта оятка калган бала табу йортын прокуратура тикшерде. Аның нәтиҗәләре буенча, Чаллы прокуроры Александр Евграфов журналистларга хәбәр иткәнчә, яңа туган сабыйлар белән мондый буталчыклык бала табу йортында “җиһазлар җитешмәү” аркасында килеп чыккан: “Бала табучы хатыннар өчен каралган ике операция бүлмәсенең һәркайсына махсус наркоз бүлмәләре тоташа, әмма аларның берсе генә эшли. Икенчесендә кирәкле җиһазлар юк. Нәтиҗәдә, яңа туган сабыйлар бер бүлмәдә яткан һәм акушерка аларны бутаган”. Әлеге бала табу йортында табибларга кытлык - 57, урта һәм кече персоналга 60 процент тәшкил итүе дә билгеләп үтелгән.


Балаларны бутаган Чаллы акушеркасы исә җинаять җаваплылыгыннан котылган. Узган елның ахырында Татарстан буенча Тикшерү идарәсе яңа туган сабыйларны алыштыру факты буенча, “җинаять составы булмау сәбәпле”, җинаять эше кузгатудан баш тартты.


- Әлеге карар безнең өчен көтелмәгән хәл түгел иде. Чөнки балаларны бутаган акушерка юридик яктан кече медицина персоналы санала, ул вазифаи зат түгел, шунлыктан аны җинаять җаваплылыгына тартырга ярамый, - ди зыян күргән гаиләләрнең адвокаты Ксения Саморокова. - Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткәндә, без бу хакта белә идек инде, әмма хокук сакчыларының тикшерү үткәрүен теләдек. Әлеге карарга ризасызлык белдерергә җыенмыйбыз. Әмма Трофимова белән Дубаева бала табу йортыннан әхлакый компенсация таләп итәчәк. Бу суд ЗАГС органнарындагы тәүге язмаларны гамәлдән чыгарып, балаларны әниләренә кире кайтаруны юридик яктан законлаштыргач булыр, мөгаен.


Шунысын да искәртергә кирәк, һинд фильмнарын хәтерләткән бу хәлләр ике әнине туганлаштырды дияргә дә мөмкин. Үз балаларын кире кайтаргач та, ике Людмила “икенче кызлары”ның да хәлен белешеп, көн саен шалтыратышып тора.

 

 


Айгөл ӘЮПОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International