Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан конкурс комиссиясе “Территорияләрне һәм биналарны Яңа елга иң яхшы бизәүче” дигән конкурска йомгак ясады.
“Бюджет оешмалары арасында иң яхшы Яңа ел бизәлеше” дигән номинациядә беренче урынга “Биектау район ветеринария берләшмәсе” Дәүләт бюджет учреждениесе лаек булды.
“Бюджет оешмалары арасында иң яхшы Яңа ел бизәлеше” номинациясендә икенче урынны “Мүлмәнең “Чулпан” балалар бакчасы” муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе яулады.
“Бюджет оешмалары арасында иң яхшы Яңа ел бизәлеше” номинациясендә өченче урынны “Мәмдәл урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет учреждениесе алды.
“Авыл җирлекләре арасында иң яхшы Яңа ел бизәлеше” номинациясендә беренче урынга Дөбъяз авыл җирлеге лаек булды.
“Коммерция белән шөгыльләнүче оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел бизәлеше” номинациясендә беренче урынга “Татспиртпром” ачык акционерлык җәмгыятенең “Усад спирт заводы” лаек булды.
“Коммерция белән шөгыльләнүче оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел бизәлеше” номинациясендә икенче урынны “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыятенең Идел буе электр челтәре филиалы Биектау район электр челтәре яулады.
“Коммерция белән шөгыльләнүче оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел бизәлеше” номинациясендә өченче урынны “Чулпан” АЗС җаваплылыгы чикле ширкәте алды.
“Йорт яны территорияләренең иң яхшы Яңа ел бизәлеше” номинациясендә беренче урынны Дөбъяз авылының Новая урамындагы 27 нче йортта яшәүче Рифат Мөхетдинов яулады.
“Йорт яны территорияләренең иң яхшы Яңа ел бизәлеше” номинациясендә икенче урынны Семиозерка авылының Новая урамындагы 11 нче йортта яшәүче Хасанҗан Шәймәрдәнов белән Биектау авылының Мичурин урамындагы 21 нче йорт, 2 нче квартирада яшәүче Марс Камалетдинов бүлештеләр.