Юл ашыкканны яратмый

2013 елның 27 декабре, җомга





Биектау районының машина юлларында  105 юл-транспорт фаҗигасе булды, аларда 31 кеше һәлак булды, 143 кешегә зыян килде.


Юллардагы  аварияләрнең төп сәбәпләре элеккечә үк – руль артына салмыш  килеш утыру, тизлек режимын арттыру, каршы хәрәкәт юлына чыгу, җәяүлеләрне уздырып  җибәрмәү. Җәяүлеләр  үзләре дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмыйлар, машина юлының  кайсы урыныннан чыгасылары килә, шуннан чыгалар.

 

 


Фаҗигаләрнең иң күбесе  Мәскәү-Уфа һәм Казан-Малмыж юлында булды, 49 очракта 15 кеше  һәлак булды, 61 кеше им-гәнде. 2013 елда  бу юлларда өстәмә рәвештә тизлек  режимын арттыручы шоферларны ачыклау буенча автомат режимда эшләүче “Кордон” системалары урнаштырылды.

 

 


Юлларда транспорт катнашында балаларның имгәнүләренә  юл куймауга аеруча зур игътибар бирелә. Юл-патрульлек хезмәте  инспекторлары мәктәпләрдә, балалар  бакчаларында  даими булалар,  балалар белән  юл хәрәкәте  кагыйдәләрен үтәүнең ни өчен зарури  булуы турында аңлаешлы итеп сөйлә-шәләр. Соңгы  вакытта  16 яшькә кадәрге үсмерләргә  юлларда тәртип бозу буенча  балалар карточкаларын  тутыру киң кулланыла башлады.  Балалары өчен әти-әниләр җавап бирә. Ел башыннан аларга 28 административ протокол төзелде.

 

 


Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итәргә  полициянең участок инспекторлары  да булыша. Алар юл-транспорт  фаҗигаләрен теркәгәндә, руль артына  эчеп утырган, йөртү таныклыклары булмаган,  идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән шоферларны  ачыклауда ярдәм итәләр. Бер елда  участок вәкилләре  1102 административ хокук тәртибе  бозу очрагын теркәделәр.

 

 


ЮХИДИ белән  берлектә  балаларның  юлларда имгәнүләренә профилактика  эшләре уздыру белән районның мәктәпкәчә  белем бирү учреждениеләрендә һәм  мәктәпләрдә  “ТРда ЮХИ  фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе” Дәүләт учреждениесе дә  актив шөгыльләнә.

 

 


 


Линар САФИУЛЛИН, “Биектау” муниципаль-ара полиция бњлегенећ ЮХИДИ начальнигы



Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International