Хәзерге вакытта автосервисларның төрле сайланышы бар. Алар барысы да транспорт чараларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча төрле эшләр башкаралар. Әмма автосервиска барганда үз хокукларың турында төгәл белү мөһим:
• Автомобиль кулланучыга башкарылган эшнең тулылыгын һәм сыйфатын, транспорт чарасының сакланышын тикшереп торганнан соң бирелә;
• Кулланучы башкаручы катнашында машинаның комплектлылыгын һәм техник торышын, шулай ук аның төзеклеген һәм күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын тикшерергә тиеш. Җитешсезлекләр ачыкланганда, кулланучы бу хакта башкаручыга шундук әйтергә тиеш. Алар кабул итүне раслый торган документта тасвирланырга тиеш;
• Әгәр кулланучы кабул иткәннән соң килешүне үтәүнең туры килмәвен яки башка яшерен кимчелекләрне тапса, ул бу хакта башкаручыга хәбәр итәргә тиеш.;
• Җитешсезлекләр ачыкланганда, кулланучы үз теләге белән башкаручыдан түбәндәгеләрне түләүсез бетерүне; эш өчен билгеләнгән бәяне киметүне; эшне түләүсез кабат башкаруны; җитешсезлекләрне төзәтү буенча тотылган чыгымнарны үз көче белән яисә өченче затлар тарафыннан каплауны таләп итәргә хокуклы.
• Әгәр башкаручы эшләрне башкару срокларын бозган булса, кулланучы үз теләге белән башкаручыга яңа срок билгеләргә; эшне тиешле бәягә өченче затларга тапшырырга яки аны үз көче белән башкарырга һәм башкаручыдан чыгымнарны каплауны таләп итәргә; бәяләрне киметүне таләп итәргә; шартнамәне үтәүдән баш тартырга хокуклы.
Кулланучы катнашында башкарыла торган шартнамә (шиннарны күпертү, диагностика эшләре, юу һ.б.) квитанция, жетон, талон яисә касса чегы бирү юлы белән Рәсмиләштерелергә Мөмкин. Әгәр кулланучы автомобильне эшне башкару өчен калдырса, башкаручы килешү белән бер үк вакытта кабул итү-тапшыру акты төзергә тиеш, анда машинаның комплектлылыгы һәм тышкы күренеп торган зарарланулар һәм кимчелекләр, кулланучының запас частьләр һәм материаллар бирүе турында аларның төгәл исемен, тасвирламасын һәм бәясен күрсәтеп белешмәләр күрсәтелә. Кулланучының өстәмә хезмәтләр күрсәтү турындагы үтенече шартнамә белән рәсмиләштерелергә тиеш.
Бозылган хокукларны яклау өчен гражданнар сатучыга яки эшләр/хезмәтләр башкаручыга дәгъвалар белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Әгәр дә башкаручы мөрәҗәгатьне җавапсыз калдырган һәм сорау хәл ителмәгән икән, ул вакытта Роспотребнадзорның территориаль органына мөрәҗәгать бирергә кирәк.