2026 елның 21 гыйнварында 11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Россиянең Татарстан Республикасы буенча 3 нче районара салым инспекциясе Биектау районы КФҮ ГБУ филиалының операцияләр залында район халкы өчен «мобиль офис» урнаштырачак.адресы: Биектау бистәсе, Полковая ур., 9 нчы йорт.
Чара барышында гражданнар салым органы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә һәм актуаль сорауларга җавап ала алачак:
2025 елгы салым чорында мөлкәткә салым салганда гамәлдә булган мөлкәт салымнары һәм салым ташламалары турында, шулай ук салым хәбәрнамәләрен электрон рәвештә алу мөмкинлеге хакында;
мөлкәтне сатудан, мөлкәтне арендалаудан һәм бүләк итүдән 2025 елда алынган керемнәрне, Россия Федерациясеннән читтәге чыганаклардан алынган керемнәрне, төрле отышлар рәвешендәге керемнәрне, башка керемнәрне декларацияләү тәртибе турында;