Хәзерге вакытта Биектау муниципаль районында 2025 - 2026 елларга гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча республика адреслы программасы гамәлгә ашырыла.

2026 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Югарыда күрсәтелгән Программа кысаларында 2025 елда бюджет ассигнованиеләренең гомуми күләме 36 717 637 (утыз алты миллион җиде йөз унҗиде мең алты йөз утыз җиде) сум 22 тиен итеп билгеләнгән. Чират тәртибе нигезендә әлеге программаны гамәлгә ашыруга Чыпчык авылында Совет урамында урнашкан 1 нче йорт кертелгән, аның гомуми мәйданы 662,5 кв. м.

 

Бүгенге көндә югарыда күрсәтелгән Программа буенча 11 гаилә Дәүләт торак фондының төзекләндерелгән фатирларында яши, 4 гаилә сатып алу бәясен алып, торак шартларын яхшырту хокукын мөстәкыйль рәвештә гамәлгә ашырырга кушкан, 1 фатирның милекчесе балигъ булмаганлыктан һәм ятим бала статусы булу сәбәпле якын арада торак шартларын яхшыртачак.

 

Әлеге программаны тулысынча агымдагы елның беренче кварталында төгәлләү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International