Биектау районында «Сафпласт»ҖЧҖ территориясендә Хезмәтне саклау буенча Координация советының күчмә утырышы узды. Чара совет җитәкчесе Морат Булгаков рәислегендә Совет әгъзалары һәм предприятиенең җаваплы белгечләре катнашында узды.
Катнашучылар производствода куркынычсызлыкны тәэмин итү системасы белән таныштылар. Территориягә керү үткәрү контроле аша башкарыла, ә килүчеләргә куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелә. Предприятие территориясе буенча хәрәкәт итү җаваплы зат озатуында гына башкарыла.
«Сафпласт» ҖЧҖнең хезмәтне саклау буенча белгече катнашучыларны производствода хезмәтне саклау нормаларын үтәүнең агымдагы торышы белән таныштырды. 2024 елда булган бәхетсезлек очрагыннан соң барлык категория хезмәткәрләр өчен планнан тыш инструктажлар үткәрелде. Шулай ук предприятиедә производствода имгәнүләрне булдырмау өчен даими кулланыла торган чаралар: куркынычсызлык техникасы буенча инструктажларны вакытында үткәрү, даими медицина тикшерүләре, индивидуаль саклану чаралары (СИЗ) булу-булмавын катгый контрольдә тоту тыңланды. Һәр хезмәткәр беренче медицина ярдәме күрсәтүгә өйрәтелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча җитди кисәтүләр ачыкланмады. Координация советы вәкилләре хезмәтне саклау системасының аерым аспектларын камилләштерү буенча телдән тәкъдимнәр белән чикләнде.