«ЭКОлидер»конкурсында гаризалар кабул итү башланды!

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән «ЭКОлидер»конкурсына гаризалар кабул итә башлау турында игълан итте.

 

Кем катнаша ала:

- Предприятиеләр һәм оешмалар

- Уку йортлары

- Иҗтимагый берләшмәләр

- Журналистлар һәм блогерлар

- Актив гражданнар

 

Номинацияләр:

- Экологик белем бирү (мәктәпкәчә, гомуми белем бирү учреждениеләре һәм югары уку йортлары өчен)

 Су ресурсларын һәм атмосфера һавасын саклау

- Калдыклар белән нәтиҗәле эш итү

- Экологик куркынычсызлык өлкәсендә иң яхшы проект

- Муниципалитетлар территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлар

- Педагогик тәҗрибә һәм инициативалар

- ММЧ һәм блогерлар өчен махсус номинацияләр

 

Гаризалар бирү сроклары: 2025 елның 15 ноябренә кадәр

 

Ничек гариза бирергә:

- Электрон почта аша: Eco.pros@tatar.ru

- Шәхсән түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Павлюхин ур., 75 йорт, каб. 108

 

Конкурс 2004 елдан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Узган ел 291 заявка бирелгән.

 

Тулырак мәгълүмат: https://eco.tatarstan.ru/2025-8618269.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International