Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә аңлатуларынча, «күчемсез милекне дәүләт теркәве турында» Федераль законга (№ 218-ФЗ, 26 ст.1 өлеше) күчемсез милекне теркәүне туктатып тору өчен яңа нигезләр өстәлгән. Шулай итеп, бу нигезләр булып:
- БДКМРДА хокукларны теркәү, хокукларны чикләү, йөкләү шартнамәсе нигезендә гамәлгә ашырыла торган җир кишәрлеге чикләренең урнашу урыны турында белешмәләрнең булмавы;
- БДКМРДА бина, корылма, төзелеп бетмәгән объект урнашкан, кадастр исәбенә алу яисә хокукларны теркәү өчен гаризалар бирелгән җир кишәрлеге чикләренең урнашу урыны турында белешмәләр булмау.
Игътибар итәбез, 2025 елның 1 мартыннан хокукларны теркәү яки алыш-бирешләр башкару чикләре билгеләнгән җир кишәрлекләренә карата гына мөмкин (алар БДКМРГА кертелергә тиеш). Шулай ук кадастр исәбенә куярга яки бинага, корылмага хокукларны рәсмиләштерергә ярамый.