Агымдагы ел башыннан Татарстанлылар СВО зонасына 1 700дән артык түләүсез посылка җибәргән

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

Еш кына свода катнашучылар адресына почта аша кием-салым, азык-төлек, дарулар җибәргәннәр. 
"СВО зонасына җибәрелгән һәр посылканы почта хезмәткәрләре өстенлекле тәртиптә эшкәртә. Посылканы җибәрү өчен адресатның фамилиясен, исемен һәм атасының исемен, хәрби часть номерын һәм 103400 индексын күрсәтү дә җитә. Шуны да истә тотарга кирәк: посылка операторга ачык килеш тапшырылырга тиеш, ә аның авырлыгы 10 килограммнан артмаска тиеш", - дип билгеләп үтте Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
Бөтен илдән посылкалар компаниянең Мәскәүдәге логистик үзәгенә эләгә, аннан Почта аларны алга таба китерү өчен оборона министрлыгы вәкилләренә тапшыра.
СВО зонасына хәрби хезмәткәрләргә посылкаларны бушлай җибәрү кагыйдәләре турында тулырак мәгълүматны Россия Почтасының контакт-үзәгендә 8-800-100-00-00 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International