Бөтендөнья хезмәтне саклау көне

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

28 апрель - Бөтендөнья хезмәтне саклау көне. Татарстан Республикасында ел саен Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган хезмәтне саклау проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә, производствода бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.

 

Биектау муниципаль районының хезмәтне саклау буенча Координация советы агымдагы елның 15 июненә кадәр Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар үткәрергә тәкъдим итә:

 

- хезмәткәрләрне эшләрне имин башкару алымнарына өйрәтү;

 

- хокук бозуларны профилактикалау һәм хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәү мәсьәләләре буенча форумнар;

 

- "түгәрәк өстәлләр" утырышлары;

 

-киңәш;

 

- хезмәткәрләрне җәлеп итеп смотр-конкурслар;

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 10 мартындагы 488-р номерлы күрсәтмәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International