Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2025 елның 18 мае, якшәмбе

Консультация-кисәтү

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

2025 елның 19 маенда 10 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр

            19 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр, яшен, боз, тизлеге 15-20 м/с кадәр булган көчле җил (Казанда яшен һәм җил 17 м/с кадәр) көтелә.

2025 елның 18 маенда 18 сәгатьтән 19 маенда 18 сәгатькә кадәр

Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява.

Көндез кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән көчле, кайбер районнарда яшен, боз. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән 15-20 м/с.минималь температура төнлә 12..+15˚. Көндез максималь температура +18..+22˚.

Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International