Фотога – Айбаш, Красносельск, Биектау, Алат, Дөбъяз, Олы Битаман, Ямаширмә, Шәпше һәм Әлдермеш авыл җирлекләре территорияләрен чистарту.
Объективларга 1 нче санлы ЮХИДИ хезмәткәрләре эләккән, алар чүп-чарны җыештырган һәм «Сады»тукталышына кадәр урау юл буендагы баганаларны агарткан.
Мәгариф бүлеге хезмәткәрләре шулай ук кибет янындагы территорияләрне тәртипкә китерделәр, ком һәм чүп-чарны җыештырдылар, поребрикларны агарттылар.
Чыпчык урта мәктәбендә, Акбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә, Дөбъяз урта мәктәбендә, Мәмдәл урта мәктәбендә, Шүмә төп гомуми белем бирү мәктәбендә, Битаман төп гомуми белем бирү мәктәбендә, Олы Кавал төп гомуми белем бирү мәктәбендә актив эшләделәр.
5 нче Биектау мәктәбе хезмәткәрләре «Казан арты»паркында эшләделәр. Сарсы, Ямаширмә, Казаковка, Шәпше һәм Учхоз мәктәпләре читтә калмады.