Безнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары «Экояз»экологик марафонында актив катнашалар! «Бәләкәч», «Шатлык», «Тылсымлы замок»,«Кояшкай», «Байгыш», «Чишмәкәй», «Карлыгач» балалар бакчалары, Мәмдәл урта мәктәбе өмәләр, экологик чаралар үткәрә һәм балалар бакчалары һәм авыл җирлеге территорияләрен җыештырып, табигатьне иң актив саклаучылар исеме өчен ярыша.