4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Әлеге уңайдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма театрында «Татарстан – уртак йортыбыз» этномәдәни фестиваленең гала-концетры уза.
Фестивальдә катнашучылар дүрт жанрда иҗади чыгышлар тәкъдим итә: вокал, бию, сәнгатьле уку һәм фольклор.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Татарстан Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан оештырылган әлеге фестиваль Халыклар бердәмлеге көненә багышланган.
«Татарстан – уртак йортыбыз» конкурсының бай тарихы бар. Аның республикакүләм фестивальгә әйләнеп баруы аеруча зур әһәмияткә ия. Биредә һәрбер халык коллективы үзе турында белдерә ала. Бер сәхнәдә төрле милләт артистлары үз халыкларының гореф-гадәтләре, мәдәниятләре турында сөйләп чыгыш ясый», - ди Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов.