«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2026 елның 27 мартында 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын түбәндәге адрес буенча уздырырга планлаштыра: Биектау тимер юл станциясе пос., Кооператив ур., 5 й. Чарада Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминият Бүлеге, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, Татарстан Республикасы Суд приставлары федераль хезмәтенең Баш идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак. Мөрәҗәгать итү һәм алдан язылу өчен Телефон 8 (84365) 23054.