Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Биектау районы прокуроры Алмаз Вәлиәхмәтов Алан-Бәксәр гомуми белем бирү мәктәбе интернаты тәрбияләнүчеләрендә булды.
Ведомство җитәкчесе балалар белән тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәтләр темасына әңгәмә корды, сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеген искәртте.
Моннан тыш, прокурор үзенең чыгышында киләчәк һөнәр сайлауның әһәмиятен ассызыклады. Балалар, үз чиратында, кунакка үзләренең йорт яны участогын күрсәттеләр.
Чара ахырында Алмаз Вәлиәхмәтов балаларга суд процессына баруны оештырырга вәгъдә итте һәм аларга телевизор бүләк итте.