Семиозерка, Олы Битаман, Айбаш, Красносельский, Алан-Бәксәр авыл җирлекләрендә рөхсәтсез урнаштырылган ташландыклар бетерелде, ике көн эчендә авыл җирлекләре уздырган шимбә һәм чәршәмбе өмәләрендә 500 куб.метрдан артык чүп-чар җыештырылды, 100 квадрат метрдан артык территория төзекләндерелде."Россия суы" акциясе барышында Биектау райоында Ашыт, Киндерле, Сола, Петьялка, Шимяковка елгаларының яр буе территорияләре чистартылды.