Исегезгә төшерәбез, 15 апрельдән Татарстанда янгын куркынычы сезоны эшли башлады. Янгын куркынычлыгы дәрәҗәсе арту сәбәпле, учаклар ягу, коры үлән һәм чүп-чар яндыру, пиротехник әйберләр куллану тыела. Кагыйдәләрне үтәмәү штраф санкцияләренә китерә.