Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 3 нче районара фондының яңалыкларын социаль челтәрләрдә укырга мөмкин

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Халыкның салым грамоталылыгын һәм салым органнары эшчәнлеге турында мәгълүматлылык дәрәҗәсен арттыру максатыннан, Россиянең Татарстан Республикасы буенча 3 нче районара Федераль салым хезмәте социаль челтәрләрдә: «Вконтакте» һәм «Одноклассники»битләрен булдырды.

Бу салым түләүчеләр белән уңайлы һәм заманча аралашуның тагын бер мөмкинлеге. Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 3 нче районара социаль челтәрләрендә салым законнарындагы үзгәрешләр, салым органнары эшчәнлеге, файдалы сервислар һәм салым түләүчеләр өчен булачак чаралар: вебинарлар, семинарлар турында белергә мөмкин.

Безнең җәмгыятьләргә кушылыгыз һәм соңгы яңалыклардан хәбәрдар булыгыз.

«ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 3 нче номерлы рәсми битләрен сылтамалар буенча табарга мөмкин:

 -   vk.com/public222437164,

 -   ok.ru/group/70000003792047.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International