Казан янында “акыллы” шәһәр барлыкка киләчәк

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе






Тиздән башкалабызның Лаеш районы Столбище бистәсе янында Россиядә беренче “акыллы” шәһәрчек төзелә башлый. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Катар инвесторлары һәм Малайзия делегациясе катнашында, әлеге төзелешкә беренче таш салу тантанасында булды.



2-3 октябрь көннәрендә Казанда Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге илләренең V Халыкара икътисади саммиты уза. KAZANSAMMITта катнашу өчен башкалабызга бик күп чит ил делегацияләре җыелды. Саммит кысаларында СМАРТ-Сити Казан төзелешенә беренче ташны салу тантанасы да узды.

 


Әлегә “акыллы” шәһәрнең нинди булачагын күз алдына да китерү кыен. СМАРТ-Сити төзеләчәк урында әлегә чиста кыр. 650 гектар җирдә гамәлгә ашырылырга тиешле проект тулысынча 15-20 елдан соң гына тәмамланачак.


Әмма беренче объектларны инде быел ук төзи башларга ниятлиләр. Яңа проектка акча кертергә риза чит ил инвесторлары да табылган инде. Хәзерге вакытта территориядә әзерлек эшләре тәмамланып килә, шулай ук коммуникацияләр челтәрен булдыруга да беренче адымнар ясалган.


Исәпләп чыгарылганча, “акыллы” шәһәр төзелешенә якынча 10 миллиард доллар сарыф ителәчәк. Федераль бюджеттан инженер челтәрләр булдыруга 1,2 миллиард сум бүленгән. Шулай ук региональ казнадан да акча биреләчәк. Төп өмет исә инвесторларга баглана. Чит ил һәм Россия компанияләрендә бу проект кызыксыну уятыр, дип өметләнәләр.


Татарстан Үсеш корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов сүзләренчә, беренчеләрдән булып кунакханә, фәнни-тикшеренү үзәге, региональ сәүдә үзәге барлыкка киләчәк. Гомумән алганда, СМАРТ-Сити Казан – бизнес алып бару, яшәү һәм ял итү өчен заманча һәм уңайлы шартлар тудырылган киләчәк шәһәре буларак күзаллана.


650 гектарга җәелгән XXII гасыр шәһәрендә төп дүрт зона булдыру күздә тотыла. Биредә халыкара иҗтимагый-эшлекле үзәк, белем һәм фән үзәге, махсус икътисади зона һәм парк зонасы булачак. Аларның һәркайсы өчен территория бүленгән.


Беренче таш салу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов СМАРТ-Сити Казан шәһәрен төзү турындагы карар кабул ителгәнче җитди эш башкарылганын билгеләде. “Яңа шәһәрнең мастер-планы булдырылды, инвесторлар белән сөйләшүләр үткәрелде. Ниһаять, KazanSummit кысаларында яңа шәһәр төзүгә башлангыч бирәбез”, - дип билгеләде Президент. Хәерле юлга дип, Рөстәм Миңнеханов, проектның баш архитекторы Норлиза Хашим, Россия Федерация Советы рәисе урынбасары Ильяс Умаханов һәм Tatastan Gulf Investment Companу җитәкчесе Халед Әл Джассим киләчәк шәһәренең икътисади үсеш нокталарын тәшкил итәчәк дүрт зонаны символлаштырган нигез ташларына капсулалар салды.



Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International