Егетләрне армия куркытмый

2013 елның 1 октябре, сишәмбе






Ир-егетләребезнең хәрби хезмәткә мөнәсәбәтләре уңай якка үзгәрә бара. Армиягә бармыйм дип качып йөрүчеләр саны кимү дә шуны күрсәтә. Илебездә патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелү, хезмәт итү шартлары яхшыртылу үз нәтиҗәләрен бирә, күрәсең.



1 октябрьдән армиягә көзге чакырылыш башланды. Ил буенча 150 мең егет Кораллы Көчләр сафларына алыначак, шуларның 4 меңе - Татарстаннан. Барлыгы исә чакырылыш комиссияләренә республикабыздан 20 мең кеше килеп күренергә тиеш.


Быелгы көзге чакырылыш кампаниясендә үзенчәлекләр булуын да билгеләргә кирәк. Татарстан Хәрби комиссары Сергей Погодин Хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында яңалыклар турында сөйләде.


Быелгы көздән башлап башка илләрдә хезмәт иткән ир-егетләр Россиядә дә армиягә алыначак. Бу халыкара килешү төзелгән Таҗикстан һәм Төркмәнстанда армиядә булганнарга гына кагылмый. Ә менә федераль дәүләт уку йортлары әзерлек курсларында укучыларның хәрби хезмәткә алынуы кичектерелә.  Татарстанда бу 4 югары уку йорты – КФУ, КХТИ, Чаллы социаль-педагогик технологияләр институты һәм Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе. Шулай ук аспирантура, ординатура һәм стажировка үтүчеләрнең армиягә баруы да кичектерелә.


Татарстан егетләре, гадәттәгечә, Үзәк, Көньяк, Көнбатыш хәрби округларда хезмәт итәчәкләр. Элеккечә үк армиягә олырак яшьтәгеләр, алдагы елларда төрле сәбәпләр аркасында чакырылмаганнарны алырга тырышачаклар. Быелгы көздә 2700 урта һөнәри һәм югары белемле егетне хәрби хезмәткә алырга ниятлиләр.


Менә инде алты ел дәвамында республикабыздан армиягә алынучы һәр егеткә кесә телефоны бүләк ителә. МТС компаниясе алар өчен махсус тариф планы да булдырган. “Ватанны саклаучы” тарифы кысаларында солдат ай саен бушлай 30 минут сөйләшә һәм 10 смс хәбәр җибәрә ала.


Шулай ук ир-егетләргә армиягә чакырылучы комплекты, банк карталары тапшырыла. Банк карталарына ай саен 2000 сум акча күчерелә (ятимнәргә 3000). Шулай ук егетнең әти-әнисе дә акча сала ала. Бу хәрби хезмәткә алынучының тормышын җиңеләйтү максатыннан 2011 елда кертелгән яңалык.

 

 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International