Татарстан гадәттән тыш хәлләргә әзерме?

2013 елның 1 октябре, сишәмбе






4 октябрь көнне бөтен ил буенча сиреналар тавышы яңгыраячак. Татарстан халкы “Барыгызга да игътибар” сигналын иртәнге сәгать тугызда ишетәчәк.



Гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр ирештерү системасы эшчәнлеген беренче тапкыр гына тикшермиләр. Әле узган ел гына Россия күләмендә гражданлык оборонасы буенча күнегүләр үткәрелде. Аның нәтиҗәләре республикада халыкка гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр ирештерүдә кимчелекләр булуын ачыкланган. Якын көннәрдә системаны кабат сыныйлар.


Булачак чаралар турында Татарстан буенча Россия гадәттән тыш хәлләр дәүләт идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Орлов һәм Татарстан гражданлык оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министы урынбасары Олег Степущенко сөйләде.


“Тренировка барлык дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнарының табигый, техноген характердагы бәла-казалар булган очракта халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итүдәге эшчәнлеген бәяләргә мөмкинлек бирәчәк”, -дип белдерде Андрей Орлов.



Олег Степущенко сөйләп киткәнчә, 4 октябрь көнне сәгать тугызда сиреналар кабызылачак. “Барыгызга да игътибар” дигәнне аңлаткан бу тавышны ишетүгә халык паникага бирелмичә, телевизорны яки радионы кабызырга тиеш. “Россия 1” һәм Татарстанда “ТНВ” каналлары аша нәрсә булганы һәм үз-үзеңне ни рәвешле тоту турында хәбәр ителәчәк.


Моннан тыш транспортта, шул исәптән Казан метросында да хәбәр итү терминаллары, кәрәзле телефоннарга СМСлар җибәрү кебек чараларны да актив кулланачаклар. Шулай ук хәбәрләр домофоннар челтәре аша да җиткереләчәк. Әлегә мондый җиһазлар Казан һәм Яшел Үзәннең 1000 йортына урнаштырылган.


Бүгенге көндә гадәттән тыш хәл турында хәбәр итүнең комплекслы системасын булдыруга 115 миллион сум сарыф ителгән.



Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International