Аның максаты – милләт-ара һәм конфессияара бердәмлекне ныгыту, террорчылык һәм экстремизмга профилактика, халыкның террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә карата түзеп тора алмаслык мөнәсәбәтен уятуга юнәлтелгән җә-мәгать фикерен булдыру. Айлык барышында Биектау муниципаль районы башлыгы каршындагы дини һәм җәмәгать оешмалары белән бердәм эшләү советының киңәйтелгән утырышы узды. Анда Казан (Идел буе) федераль университетының конфликтология кафедрасы ассистенты, сәяси фәннәр кандидаты Тимур Мансуров “Экстремистлык һәм террорчылык эшчәнлегенә мәгъ-лүмат каршылыгы” дигән лекция белән чыгыш ясады. Лекторның игътибарны нәрсәләргә юнәлтүе турында Биектау муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, террорчылыкка каршы комиссия секретаре Гүзәл Илдарханова-Балчиклы сөйли.
– Тимур Мансуров чыгышында экстремистлык һәм террорчылыкны заман дөньясының милли куркынычсызлыкка, илнең милли мәнфәгатьләренә куркыныч янаучы, сәяси системаның, сәяси властьның тотрыклылыгын какшатучы, Конституция җәмгыятенә зыян китерүче иң тискәре күренешләре дип атады. Экстремистлык һәм террорчылыкка каршы торуның иң мөһим юнәлешләреннән берсе – мәгълүматка бәйләнешлесе. Россия Федерациясендә әлеге күренешләргә каршы тору тәҗрибәсеннән кү-ренгәнчә, көч алымнары террорлык акты янау куркынычын күпмедер вакытка гына бетерә ала, әмма террорчылык инфраструктурасының яңару системасы булганда бу куркыныч юкка чыкмаячак. Әлеге системаның төп звенолары – террорчылык һәм экстремистлык идеологиясе, аның рухландыручылары һәм шуның яклылар, шулай ук аны тарату юллары. Бүгенге көндә экстремистлык һәм террорчылык идеологиясен таратуның мөһим каналлары массакүләм мәгълүмат чаралары: телевидение, радио, журналлар, газеталар, Интернет һәм башкалар. Экстремистлык юнәлешендәге мәгъ-лүматны тарату мөмкин булган социаль челтәрне искә төшерү дә җитә, ә аерым сайтлар – алар ябылган очракта да яңа форматта, әмма шул ук эчтәлектә тагын ачылырга мөмкин бит. Болар барысы да мәгълүматта Россиянең экстремистлык һәм террорчылык пропагандасы белән кара-каршы көрәшүе турында сөйли, аның барышында экстремистлар һәм террористлар дәүләтнең мәгълүмат сферасына актив йогынты ясау юлы белән үзләренең җинаятьчел бурычларын хәл итәргә, көч юлы белән нинди дә булса үзгә-решләргә ирешергә, үз сафларын тулыландырырга омтылалар.
Экстремистлык һәм террорчылык күренешләре Россиянең этник һәм конфессиональ яктан тыныч төбәге Татарстанга да кагылды. Республика территориясендә “Хизб ут-Тахрир аль-Ислами”, “Ат-Такфир Валь-Хинджра”, “Таблиг-и-Джамаат”, “Нурджулар” кебек оешмалар эшләве билгеле булды. Радикаль исламны пропагандалаучы әлеге оешмалар вәкилләре республиканың кайбер районнарында тынычлыкны бозалар.
Экстремистлык һәм террорчылыкка каршы торуның дәүләт власте органнары системасы, әлбәттә, нәтиҗәле, әмма проблеманы алай тиз генә хәл итеп булмый. Лектор мондый эшчәнлеккә мәгълүмат тарафыннан каршы торуны төрле юнәлешләр буенча тормышка ашырырга кирәклекне билгеләп үтте. Беренчедән, экстремистлыкка каршы юнәлтелгән актив мәгълүмат-пропагандистлык хәрәкәтләре; икенчедән, экстремистлык һәм террорчылык акцияләре куркынычы янау турындагы мәгълүматны җыю, туплау, системага салу, анализлау һәм бәяләү; өченчедән, экстремистлык чагылышларының үсеш юнәлешләрен фаразлау; дүртенчедән, янауларны нейтральләштерү буенча карарларны үз вакытында кабул итү өчен тәкъдимнәрне тикшерү. Болар барысы да мәгълүмат-пропагандистлык чаралары, гражданнар җәмгыяте белән бергә эш итү, квалификацияле кадрлар әзерләү, массакүләм-мәгълүмат чаралары, махсус хез-мәтләр һәм хокук саклау органнары вәкилләре белән бергә эшләү, мәгълүмат кыры мониторингы кебек чаралар кабул итүне сорый.
Шулай итеп, экстремистлык һәм террорчылыкка мәгълүмат тарафыннан каршы тору системасының нәтиҗәле эшчәнлеге шәхеснең куркынычсызлыгын тәэмин итәр, җәмгыять һәм дәүләтнең тотрыклы, төрле яклап үсүенә булышыр.