Мария Балык Бистәсе районында туып-үскән. Гаиләдә алты бала була, ул – кызлар арасында олысы. Аның бик тә укыйсы килә, әмма туган авылында мәктәп булмый, ә күрше авылга барып йөрергә вакыт җитми – эне-сеңелләре турында кайгыртырга кирәк. Унике яшендә инде ул колхозда эшли башлый.
– Бездә мәктәп ачылганда миңа унөч яшь иде инде, – дип исенә төшерә Мария Кузьминична. – Әти хәзер парта артына утырырга соң инде, дип, мине мәктәпкә бирмәде. Кечерәк балалар укып чыктылар, мин генә белемсез калдым.
Әмма бу бик үк дөрес түгел. Мария бик сәләтле кыз була, бөтен нәрсәне бер күрүдә исендә калдыра, шуңа күрә эне-сеңелләреннән күп нәрсәгә өйрәнә. Мәктәптә техничка булып эшли башлагач, дәресләрдән соң аны бала-чага әйләндереп ала һәм алар бергәләп дәрес әзерлиләр.
– Үзем лаеклы белем ала алмадым, аның каравы балаларны укытып чыгардык, – ди ветеран горурланып. – Дүрт улым да югары белем алдылар, әйбәт һөнәрле булдылар, алар өчен күңелем тыныч.
Мария Кузьминична ире Алексей Ефремович белән 64 ел бергә гомер итә. Аны моннан унике ел элек җирли. Алар дүрт ул тәрбияләп үстерәләр, Николай, Геннадий, игезәкләр Павел белән Саша һәрвакытта да әти-әниләренең зур горурлыгы һәм шатлыгы булганнар һәм хәзер дә шулай.
Алексей Ефремович – Бөек Ватан сугышы ветераны, берничә тапкыр яраланган, җиде ел туганнарыннан еракта булган. Ире фронтка кит-кәндә Мария өч яшьлек улы Николай белән кала. Ул сугыш чоры авырлыкларына сыкранмыйча түзә һәм ирен сугыштан көтеп ала.
Алексей Ефремович алтын куллы тимерче була. Уллары, үсеп җитеп, бер-бер артлы шәһәргә укырга китәләр. Ә авыл акрынлап юкка чыга бара. Бергәләп уйлашканнан соң Шоетовлар балалары тирәсенәрәк, Казанга якынрак урынга күченергә кирәк дигән карарга киләләр. Башта гаилә башлыгы, Биектау Сельхозтехникасына тимерчеләр кирәк икән, дигән хәбәр ишетеп, шуны белешергә чыгып китә. Бара, карый һәм аңа анда ошый. Эшкә урнаша да, үз янына гаиләсен алып килә. Мария Кузьминична авторемонт заводында башта техничка, аннан соң ашханәдә эшли башлый. Лаеклы ялга да шушыннан китә.
Бүгенге көндә квартирасында ул үзе генә яши. Иртән һәм кичен улы Геннадий кереп чыга, башка балалары һәм оныклары да әбине онытмыйлар. Ветеранның 10 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар. Мин килгәндә әнисе янында Павел бар иде.
– Үз яныма күпме чакырам, барыбер ризалаштыра алмыйм. Бер-ике көнгә генә түзә дә, өенә кайтарып куюны сорый башлый, – диде ул.
– Үз өемдә мин үзем хуҗа бит. Минем ничек йөрүемне, ничек утыруымны, нәрсәләргә булса да кагылуымны ошаталармы алар-юкмы – кем белә. Аяклар йөргәндә үзем генә яшәячәкмен, – дип нык фикерен белдерде юбиляр. “Вакытны ничек уздырасыз, көне буена ялгыз булуы авырдыр бит?” дигән соравыма аның җавабы мине нык гаҗәпләндерде.
– Каян күңелсез булсын, әле вакыт җитми! Иртән торам, иртәнге ашымны ашыйм. Көн саен нинди дә булса вак-төяк кер юып аласы була. Бүл-мәләрне җыештырам. Көндезгә, кичкә ашарыма әзерлим. Кайвакыт кибеткә чыгып керәм. Көннең узганын сизми дә калам мин, – диде Мария Кузьминична. – Аяксыз калмас өчен күбрәк йөрергә тырышам, – дип тә өстәде.
Бу әбинең тормышны яратуы, ихласлыгы, гадилеге һәм батырлыгы соклану һәм хөрмәт уята.
– Бәхет һәм тынычлык картлыкта гына килде, – дип үз фикерләре белән уртаклашты Мария Кузьминична. – Яшьлек эштә-мәшәкатьтә узды, балалар үстерәсе булды, үзең турында уйларга вакыт та калмады. Ә хәзер алар үсеп җиттеләр, үзләре минем турыда кайгырталар. Мин тормышымнан бик канәгать. Сезгә дә сәламәтлек һәм уңышлар телим. Сөенә-сөенә яшәгез, – диде Мария Кузьминична минем белән
саубуллашканда.
Арабызда үз гомерләрендә күпне күргән, әмма кыенлыкларга бирешмәгән, күңел сафлыгын, әйләнә-тирә дөньяга карата мәхәббәтен, мәр-хәмәтен саклаган якты күңелле, олы җанлы ветераннарыбыз булуы нинди әйбәт.
Сания ШАКИРОВА