Биектау муниципаль районы буенча күзәтү эшчәнлеге бүлеге халыкка, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләренә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү һәм торак
йортлар, квартираларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә тиешле тәртипкә китерү зарурлыгы турында искә төшерә.
Исегездә тотыгыз! Янгын чыгу куркынычы һәркемгә яный. Тормышыңны һәм сәламәтлегеңне, шулай ук яшәгән урыныңны уттан саклап калу өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
Көнкүрештәге электр приборларыннан файдаланганда сак булыгыз, аларны яна һәм тиз кабынып китә торган әйберләргә (пәрдәләр, җәймәләр, мебель, һ.б.) якын куймагыз, шулай ук кулдан ясалган электр приборларыннан файдаланмагыз;
челтәргә тоташтырылган электр приборларын караучысыз калдырмагыз;
өегездән аз гына вакытка чыгып киткәндә дә электр приборларын сүндереп калдырыгыз;
төзек булмаган электрүткәргечләрдән файдаланмагыз;
бер розеткага берничә прибор тоташтырып, андагы көчәнешне арттырмагыз, көчәнеш артканда янгын чыгу ихтималы бар;
газ приборларын эшләтеп калдырмагыз (иң куркынычы – торбаүткәргечләрнең, тоташтыргыч төеннәрнең һәм газ плитәсе горелкаларының герметиклыгы бозылган очракта газ чыгып тору), газ исе килгәндә шырпы кабызырга, электр приборларын тоташтырырга һәм сүндерергә ярамый;
җылыту сезоны башланыр алдыннан газ пприборлары һәм аппаратларыннан сезонлы файдаланылучы төтен юлларын:
кимендә өч айга бер тапкыр – кирпечтән салынган төтен юлларын;
кимендә 12 айга бер тапкыр – асбоцемент, балчык, утка чыдам махсус бетоннан салынган төтен юлларын, шулай ук җилләтү каналларын тикшерергә кирәк.
Янгын чыккан очракта:
электр энергиясен өзәргә һәм өйдәге кешеләрне урамга чыгарырга;
“01”, ”112” телефоннары буенча янгын турында хәбәр итәргә;
күршеләргә белдерергә һәм янгын сагы хезмәте килеп җиткәнче кул астындагы әйберләр (ком, су, ут сүндергечләр) белән сүндерә башларга;
янгын чыккан урынга һава кертеп, аны көчәйтмәс өчен тәрәзәләрне ачмаска;
газ краннарын ябарга;
квартирага төтен тулса, юеш чүпрәк аша суларга;
үз көчең белән сүндерү мөмкин булмаса, шунда ук өйдән чыгып китәргә кирәк.
Фото с сайта 56.mchs.gov.ru