Реклама конструкцияләре хуҗалары игътибарына

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

Биектау муниципаль районы территориясендә реклама конструкцияләрен файдаланучы хөрмәтле милекчеләр! Гамәлдәге законнарны бозып билгеләнгән конструкцияләрне ачыклау буенча алып барылган эш белән бәйле рәвештә, район Башкарма комитеты барлык гамәлдәге реклама конструкцияләрен инвентаризацияләү буенча эш алып барды. Эш барышында бер генә реклама конструкциясенең дә гамәлдәге законнарга туры килгән рөхсәт документациясе булмавы ачыкланган. Шуңа бәйле рәвештә, законсыз урнаштырылган реклама конструкцияләрен 2024 елның 15 мартына кадәр сүтү кирәклеге турында хәбәр итәбез. Билгеләнгән вакыттан соң реклама конструкцияләрен эксплуатацияләү дәвам итсә, Башкарма комитет реклама конструкцияләре хуҗалары адресына чыгымнар күрсәтеп, мөстәкыйль демонтаж ясаячак. Сораулар туганда һәм бәхәсле ситуацияләрне хәл итү өчен Биектау муниципаль районы Башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. 202., тел. 8(84365)2-32-42

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International