Физик затларның керемнәренә һәм иминият взносларына салым салуның актуаль мәсьәләләре вебинарда каралачак

2023 елның 8 декабре, җомга

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «физик затлар керемнәренә һәм иминият взносларына салым салуның актуаль мәсьәләләре» темасына 2023 елның 14 декабрендә 10.00 сәгатьтә узачак вебинарда катнашырга чакыра.

Вебинар спикеры: Гүзәл Арикова, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 3 нче номерлы камераль контроль бүлеге башлыгы.

Чарада катнашучыларга физик затларның керемнәренә салым һәм салым түләүчеләрнең барлык категорияләре өчен иминият взнослары буенча салым законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләячәкләр, шулай ук каралган темалар буенча сорауларга җавап бирәчәкләр.

Вебинар бушлай, катнашу өчен, мәгълүматны реаль вакыт режимында алу мөмкинлеген югалтмас өчен, сылтама буенча алдан теркәлергә кирәк.

https://w.sbis.ru/webinar/0f1035ca-9cac-42af-94d8-b57dec36106e

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International