2023 елның 20 ноябрендә Биектау районы Башкарма комитетында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар үткәреләчәк.

2023 елның 17 ноябре, җомга

2023 елның 20 ноябрендә Биектау районы Башкарма комитетында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар үткәреләчәк.

 

Киңәш сорап ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган баланы үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләүчеләр, уллыкка алучылар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре, башка затлар мөрәҗәгать итә ала.

 

Күрсәтелгән максатчан төркемнәргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы 2023 елның 20 ноябрендә 09 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр түбәндәге мәйданчыкларда узачак:

 

Опека һәм попечительлек бүлеге. Адресы: Татарстан Республикасы, Биектау муниципаль районы, Биектау тимер юл станциясе бистәсе, Мәктәп урамы, 17 йорт, 2 кат.

 

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Комиссия. Адресы: Татарстан Республикасы, Биектау муниципаль районы, Биектау тимер юл станциясе бистәсе, Мәктәп урамы, 17 йорт, 2 кат.

 

Мәгариф бүлеге. Адресы: Татарстан Республикасы, Биектау районы, Биектау тимер юл станциясе поселогы, Мәктәп урамы, 17 йорт, 1 кат.

 

Район Советы Аппаратының юридик бүлеге. Адресы: Татарстан Республикасы, Биектау муниципаль районы, Биектау тимер юл станциясе бистәсе, Кооператив урамы, 5.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International