СУ КОЕНГАНДА КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК.
Эсселек аркасында быел су коену сезоны вакытыннан алда башланды. Биектау районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте суда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында кисәтә.
Кайгылы статистика буенча, безнең илдә ел саен су 10 меңнән артык кешенең гомерен өзә. 100 000 кешегә 8-10 кеше һәлак була. Суда йөзә белгән кешеләр генә куркыныч түгел. Шуңа күрә суда куркынычсыз ял итүнең беренче шарты-йөзү осталыгы.
Яхшы йөзә белгән кеше суда үзен ышанычлы һәм тыныч хис итә, ә кирәк булса, бәлагә эләккән иптәшенә кыю ярдәм итә ала. Кызганычка каршы, суда ял итү һәрвакытта да бәхетсезлек очракларысыз булмый.
Суда үлүнең төп сәбәпләре булып:
1. Йөзә белмәү;
2. Спиртлы эчемлекләр куллану;
3. Балаларны караусыз калдыру;
4.Су куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.
Әгәр өлкәннәр, нигездә, үз ваемсызлыклары аркасында үләләр икән, балаларның үлеме, гадәттә, аларның ата-аналарының вөҗданында була. Статистика буенча, батучыларның дүрттән бер өлеше 16 яшькә кадәрге балалар.
Бәхетсезлек очраклары суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу аркасында гына түгел, ә җиһазландырылмаган сулыкларда су коену, йөзү чаралары аварияләре аркасында да була. Һәрвакыт шуны истә тотарга кирәк: су коену бары тик төзекләндерелгән пляжларда гына куркынычсыз, анда барлык куркыныч урыннар тиешле билгеләр белән билгеләнгән, ә суда ял итүне коткару станцияләре яки постлары хезмәткәрләре саклый.
Өлкәннәр балаларны билгесез урыннарда һәм өлкәннәр күзәтүесез су коенырга рөхсәт итмәскә тиеш.
Һәрбер граждан суда бәлагә дучар булган кешеләргә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә тиеш.
Һәркайсы бәла – каза очрагында сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз «112». Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.