Хаҗи Зөфәр хәзрәт Тә-хавиевның «Вәгазь-нәсыйхәт китабы»ның икенче өлеше дөнья күрде. Хәзерге вакытта Югары ислам мәдрәсәсендә укучы хәзрәт бөтен барлыгын Аллаһы Тәгаләгә турылыклы хезмәт итүгә багышлаган.
– Бик матур китап килеп чыккан: тирән эчтәлекле, үзе җайлы укыла, – дидем хәзрәтне күргәч. – Аңлаешлы тел белән, гади кеше яратып укырлык итеп язгансыз. Ихлас күңелдән иҗат уңышыгыз белән котлыйм.
Бу сүзләрне ни дә булса әйтергә кирәк булганга гына түгел, чын күңел-дән әйттем, чөнки дө-рестән дә китап бик тиз укыла, әмма һәр китерелгән мисал, Коръән Кәримнең һәр аятенә бирелгән аңлатмалар уйланырга мәҗбүр итә. Алар барысы да изге китаптан түгел, гүя безнең көн-дәлек тормыштан алынган.
– Миңа хуплау сүзләрен ишетү күңелле, әлбәттә, гәрчә аның өчен язмасам да, – диде Зөфәр хәзрәт. – Бар теләгем – мөселман өммәтеннән булган кешеләрне иманга якынайту, аларда тормышларын әхлак нигезләренә таянып үзгәртергә теләк уяту. Күзегезнең алдында: җир йөзендә бозыклык, тәртипсезлек бик күп бит. Шуңа йөрәк әрни. Минем әйтәсе килгән төп фикерем: Ураза һәм Корбан Гаетләрендә мәчет-ләргә барып кына Ислам диненә, Аллаһка якынаеп булмый, чын мөселман булып булмый. Коръән кушканча яшәү кешенең яшәү рәвешенә әйлә-нергә тиеш, ул аның йөрәгендә, җанында булырга тиеш.
Зөфәр хәзрәт Тәхавиевның «Вәгазь-нәсыйхәт китабының» беренчесе 2010 нчы елда басылып чыккан иде. Быелгы елның изге Рамазан аенда чыкканы беренче китапның дәвамы булып тора, аны тулыландыра, эчтәлеген баета. Китапка кереш сүздә мондый юллар бар: «Автор кешеләргә үзенең китабы аша Ислам дине – гомумкешелек дине икәнен аңлата, аларны Коръән белән гамәл кылырга, намаз укырга, Коръән хөкемнәре белән яшәргә өнди һәм чакыра. Автор гомумкешелек сыйфатлары югалуның сәбәпләрен аңлатып, дини һәм дөньяви мәсьәләләрне күтәрә».
Китапка кертелгән бүлекләрнең исемнәре үк күп нәрсә турында сөйли, менә аларның кайберләре: «Нигә бездә бердәмлек юк», «Исламда хезмәтнең дәрәҗәсе», «Туганлык җепләреңне өзмә», «Күрше хакы – Аллаһы Тәгалә хакы», «Дога кылу турында», «Гафу итү», «Ялган», «Мактау һәм мактану», «Хатын-кызларга карата яхшы мөгамәләдә булу», «Нигә тормышыбызда бәрәкәт юк» һәм башкалар.
Хәзерге заманда тормышыбызга «эшсезлек» дигән сүз үтеп керде. Шул ук вакытта кая карама, эшкә чакырган игъланнар эленеп тора. «Фәлән сум гына зарплатага эшләп йөрмим әле», – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Димәк, аз акча алганчы, берни эшләми өйдә яту хәерлерәк. Бу мәсьәләгә карата Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисләре бар. Шуларга таянып, Зөфәр хәзрәт Тәхавиев китабында мондый юллар яза: «Типсә – тимер өзәрлек, баскан урынында су чыгарырлык көч-куәткә ия мөселман ир-егетләре хатыннары җилкәсендә һичнәрсә эшләмичә йөк булып яталар. Бераз гына булса да оят түгелме безгә? Без бит ирләр! Кайда безнең ирлегебез, кайда безнең мөселманлыгыбыз, кайда безнең горурлыгыбыз? Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә һичкемгә дә бәхет ишекләрен япмаган бит. Ул ишекләр һәркемгә ачык»!
Бүгенге тормышта туган белән туган, ата-ана белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе гаҗәпләндерә, борчый һәм куркыта. Байлык артыннан куу, милек, мирас бүлешү иң якын кешеләрне дошманга әйләндерә, хәтта бер-берсенең гомерен өзүгә кадәр китереп җиткерә. Бу темага китапның «Туганлык җөпләреңне өзмә» дигән бүлегендә бик тәфсилләп сөйләнә. «Нәсел-нәсәпләрегезне белегез, кан кардәшләрегез белән йөрешегез. Чөнки бергә яшәсәгез дә, өзелгән туганлыкта якынлык юк, еракта торсагыз да, йөрешкән туганлыкта ераклык юк», – диелгән хәдис бар.
Бу хакта китап авторы бер риваять китерә. Фәреш-тәләр кыямәт көнендә бер кешене хөкем өчен хисап мәйданына китерерләр, ул кешенең гамәл дәфтәре гадел мизан үлчәвендә үлчәнер. Үл-чәүдә бу кешенең яхшылыклары начарлыкларыннан авыр килер, дөньяда кылган барлык изгелекләре ачыкланыр һәм беленер. Шул вакытны фә-рештәләр Аллаһы Тәга-ләгә мөрәҗәгать итеп: «Ий, Раббыбыз! Бу кешенең урыны җәннәттәдер инде, чөнки бу кеше дөньяда вакытта тәкъва кеше иде: намаз укыды, ураза тотты, зәкят сәдакасын фәкыйрьләргә, мескеннәргә түләде, хаҗ кылды, корбан чалды, күп изгелекләр эшләде», – дип әйтерләр. Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә фә-рештәләргә җавап итеп: «Юк! Аның урыны җән-нәттә түгел! Бу кешенең урыны җәһәннәмдә! Аны җәһәннәмгә илтеп салыгыз! Чөнки бу кешенең еракта бер кыз туганы бар иде, ул бер тапкыр да кыз туганының хәлен барып белмәде», – дип фәрештәләргә әйтер.
Менә нинди уйланырлык, сабак алырлык бит.
Көндәлек тормышыбызга, кешеләр белән аралашуыбызга кагыла торган тагын бер сабак бирә торган бүлек «Күрше хакы – Аллаһы Тәгалә хакы». «Аллаһының хак илчесе Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең күп хәдис шәрифләрендә күршеләргә карата рә-хим-шәфкатьле, мәрхә-мәтле булырга кушкан. Тирә-як күршеләребез: мөселманмы, христианмы, яһүдиме, нинди генә милләттә һәм нинди генә телдә сөйләшмәсен, күршеләребез белән яхшы, күркәм мөнәсәбәт-тә булып, Коръән кушканча изгелек итеп, Ислам дине белән яшәргә тиеш булабыз», – дип яза Зөфәр хәзрәт Тәхавиев үзенең китабында.
Тагын бер риваять. Бервакыт Сәгыйдь бине әл-Гасның күршесе йортын 100 мең дирһәмгә сатарга сүз куеша. Сатып алучыга: «Бу әле йорт бәясе генә, ә син Сәгыйдь белән күршелекне күпмегә бәялисең?» – дигән. Бу хәбәрне Сәгыйдь ишет-кәч, күршесенә 100 мең дирһәм акча биреп, аның шушында, күршедә яшәп калуын үтенгән.
Китапны укып чыксагыз, мондый сабак алырлык мисалларны күп очратырсыз.
Сания ШАКИРОВА