Эшмәкәрләрнең «Россия экспорт үзәге» АҖ («РЭЦ» АҖ) күргәзмәләрендә һәм эшлекле миссияләрендә катнашу өчен уникаль мөмкинлек барлыкка килүе турында хәбәр итәбез.
«РЭЦ» АҖ күргәзмә мәйданнарын арендалау, эшлекле чаралар өчен мәйданнар төзү, чараны мәгълүмати алга этәрү, потенциаль чит ил кулланучыларын җәлеп итүне тәэмин итү, потенциаль чит ил кулланучыларын җәлеп итү чыгымнарының 100%ын һәм милли коллектив экспозиция кысаларында күргәзмә стендларын төзү һәм озата бару чыгымнарының, экспортёрларның күргәзмә үрнәкләрен китерү, шул исәптән аларның таможня рәсмиләштерүенә һәм иминләштерүенә киткән чыгымнарның 80%ын (кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен) һәм 50%ын (эре предприятиеләр өчен) үз өстенә ала.
«РЭЦ» АҖ эшлекле миссияләрдә катнашу кысаларында эшлекле чараларны тәэмин итү өчен мәйдан арендалау, эшлекле чараларны тәэмин итү өчен мәйдан төзү, эшлекле чаралар уздыруны мәгълүмати алга этәрү, администрацияләүне тәэмин итү һәм оештыру, аның эшлекле программасын гамәлгә ашыру максатында, халыкара чара үткәрү илендә Россия катнашучыларын күмәк ташуны тәэмин итү белән бәйле транспорт чыгымнарын тәэмин итү, эшлекле зонаны рәсмиләштерү һәм җиһазлау, чарага җәлеп итү һәм Россия продукциясенең потенциаль чит ил кулланучылары белән эшлекле очрашулар оештыру чыгымнарын 100% үз өстенә ала.
2023 елга «РЭЦ» АҖ тарафыннан планлаштырылган чаралар исемлеге кушымтада бирелә. Заявкалар бирү, аларның статусын күзәтеп тору мәсьәләләре буенча, шулай ук «РЭЦ» АҖ хезмәтләрен алуга бәйле башка мәсьәләләр буенча «Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең экспортка ярдәм үзәгенә +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 271, 272, 278, 279) номеры буенча мөрәҗәгать итәргә.