Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты Сезгә “Ел экспортеры” региональ конкурсында катнашу өчен заявкалар бирү мөмкинлеге турында хәбәр итә. Конкурс «Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе тарафыннан Министрлык ярдәмендә «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге (алга таба - «ТР ТПП» берлеге) белән берлектә уздырыла.
Конкурсның максаты - Татарстан Республикасы эшмәкәрләренең тышкы икътисадый эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итү, эшкуарларга үз илебез продукциясенең һәм хезмәт күрсәтүләренең иң яхшы үрнәкләрен күрсәтү мөмкинлеген тәэмин итү.
Җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләү тантанасында кыйммәтле призлар һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк.
Конкурста катнашуга 2022 елда экспорт эшчәнлеген гамәлгә ашырган Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары (2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә) чакырыла.
Алдагы ел бәйгесендә җиңүчеләр агымдагы елда катнаша алмыйлар. Конкурста катнашуга заявка биргән кече һәм урта эшкуарлык субъекты Конкурста бердән артык номинациядә катнаша алмый.
Түбәндәге номинацияләр билгеләнә:
• Сәнәгать өлкәсендә иң яхшы экспортер;
• Хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә иң яхшы экспортер;
• АПК (агросәнәгать комплексы) өлкәсендә иң яхшы экспортер;
• Югары технологияләр өлкәсендә иң яхшы экспортер;
• Иң яхшы хатын-кыз-экспортер;
• Иң яхшы яшь эшкуар-экспортер;
• Ел ачышы.
Конкурста катнашу өчен документлар: http://exportergoda-rt.ru/ сайтында кабул ителә.
Элемтә өчен телефон - Ширеева Наталья Евгеньевна: +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 279); Милютина Ирина Анатольевна: +79179324851.
Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты Сезгә Конкурста катнашырга киңәш итә.