Чирәм җирләрне күтәрүдә дә катнашкан

2013 елның 29 июне, шимбә




Җидееллык мәктәпне тәмамлап, Чистай педагогия техникумының  мәктәпкәчә  тәрбия  факультетына укырга кергәннән соң   Александра нинди генә матур хыяллар  эчендә  йөзми! 


Яшь  кызга студентлар тормышы бик ошый. Лекцияләрдән  соң китапханәгә ашыга, алда имтиханнар, зачетлар, курс эшләре булганлыктан,  өстәмә  рәвештә шөгыльләнмичә дә мөмкин түгел. Әмма аңа, сәламәтлеге какшау сәбәпле,  биредә укып бетерү насыйп булмый. Йөткерә  башлауга, температурасы  күтәрелүгә Александра башта   игътибар да итми, инде хәле бөтенләй начараеп киткәч кенә әти-әнисен  чакырта. Табиблардан рөхсәт сорап, алар  кызны  өйләренә, туган авылларына – Алексеевск районының Масловка авылына алып китәләр. Савыгу Саша уйлаганча тиз генә булмый, аңа шактый вакыт китә. Курсташлары белән хат алышып тора, сессияне уңышлы тапшырып, икенче курска күчүләрен дә шуннан белә.


Гаилә белән җыелып сөйләшәләр дә, Александраны Казанга, туганнары янына җибәрергә дигән карарга киләләр. Алар аңа  эш табарга булышалар. Аның хезмәт эшчәнлеге   1940 нчы елның 16   апрелендә   ТАССР Юстиция халык  комиссариатының (Наркомюстның)  1 нче участогы  халык судында башлана, кызны анда  канцелярия эшләрен алып баручы итеп  алалар.  Җаваплы һәм  җыйнак-пөхтә  булганлыктан, Александра  тиз арада  хезмәттәшләренең  хөрмәтен һәм ышанычын казана. Аның “хуҗалыгында” һәр кәгазьнең үз урыны була. Кайсы да булса судьяга ниндидер документның кирәге  чыкса, ул  аны күз ачып йомганчы китереп бирә.


Бөек Ватан сугышы миллионлаган кешенең тормышын  чәлпәрәмә китерә. Алгы сызыкта да, тылда да халыкның тормышы  бер максатка –  фашистларны  җиңүгә буйсындырыла.


Ничек тә булса файда китерү максаты белән Александра шоферлар курсына килә. Машина йөртү таныклыгы алу белән   аңа  төп эшеннән бушаган вакытта якыннары фронтка  киткән өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә  утын, күмер  ташырга дигән күрсәтмә бирелә. Торак йортларны гына  түгел,  учреждениеләрне  дә  ягып  җылытырга  кирәк була.


Иртәләрен Александра  суд  хезмәткәрләрен канцеляриядә ягымлы  елмаеп  каршылый. Аңа  карап, юлда  ватылган машинаны ремонтлап узган кичнең һәм төннең кыз өчен нинди авыр булуын күз алдына да китермиләр.


Сәләтле, максатчан  кызга суд эшенең барлык нечкәлекләренә төшенү авыр булмый. 1942 нче елның июлендә Александрага   суд башкаручысы булып күчәргә  тәкъдим итәләр. Сугыштан соң республиканың Юстиция министрлыгы каршында  суд хезмәткәрләре өчен читтән торып белем алу курслары оештырыла. Александрага уку гына түгел,  шушы өлкәдә  зур тәҗрибә туплаган хезмәттәшләре белән  аралашу да ошый.


Сугыштан  соң  Балтыйк буенда яшәүче туганнан туган апасы  аны  Ригага  чакыра. Бераз уйлаганнан соң кыз, үзгәрешләр  һәрвакытта да яхшыга була дип,  кием-салымнарын  җыя да, Латвиягә юл тота. Туганнарында  туктала. Шура  тик ятучылардан түгел, тиз арада эш таба –  СССР дәүләт банкы  конторасында  канцелярия машинисткасы булып урнаша.


Балтыйк буенда ул үзенең булачак ирен очрата.  Әмма  бергәләп  тормыш итү барып чыкмый:  ир булган кеше  ир роленә  генә түгел, әти роленә дә әзерлексез була.


Эштә дә, бөтен  җирдә дә Казахстан һәм Оренбургка чирәм җирләр күтә-рергә китүче геройлар турында сүз бара. Бу Александраны да кызыксындыра.  Рига шәһәренең Ленин районы комсомол   райкомыннан  чирәм һәм яткын җирләрне күтәрүгә  барырга   комсомол юлламасы  алып, Александра Егоровна чирәм җирләр күтәрергә  китә.


Аны Казахстанның төньягында урнашкан “Восход” җәнлек совхозына җибә-рәләр. Балачактан ук алынган крестьян  чыныгуының ярдәме тия: бер елдан соң  аны дуңгыз фермасы бригадиры итеп куялар.  Шуның белән бергә аңа  осеменатор һөнәрен дә үзләштерергә туры килә.  Халык хуҗалыгы казанышлары күр-гәзмәләрендә ул берничә мәртәбә катнаша. Терлекчелек өлкәсендә ирешкән эш нәтиҗәләре өчен  ВДНХ медальләре белән бүләкләнә.


Актив тормыш позициясе Александра  Егоровнага  читтән күзәтеп торучы булырга ирек  бирми. Активистканы 1966 елда Казахстан компартиясенең XII съезды делегаты итеп сайлыйлар, ә анда, зур ышаныч белдереп,  Казахстан  компартиясе  Үзәк Комитеты составына кертәләр.


1975 елда Александра Егоровна  үзгәрешләр чоры  җиткәнен аңлый һәм ындыр табагы мөдире булып эшкә урнаша, анда 1981 елда пенсиягә чыкканчы хезмәт куя.


Еллар уза барган саен һәр кешедә  туганнары, якыннары белән ныграк аралашасы килү  теләге  туадыр, мөгаен. Шуңа күрә дә  ул кыз туганнарының берсенең үз янына Биектауга күчеп  килергә  тәкъдимен кабул итә. Инде менә 30 елга якын Александра Егоровна Антонова Биектау станциясендә гомер кичерә. Улы гаиләсе  белән Дәрвишләр  бистәсендә  төпләнгән. Һәр атна саен өлкән  яшьтәге ханым янына туганнары  хәл белергә килә.


Александра Егоровна  үзенең яшьлеге, хезмәт юлы турында сөйләүче барлык документларны, фоторәсемнәрне  кадерләп  саклый. 1941-1945 нче еллардагы Бөек  Ватан сугышында  Германияне  Җиңгән өчен юбилей бүләкләре арасында “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медале мактаулы урын алып тора.


90 яшь тулу көнендә Александра Егоровна янына кунакка район хакимияте һәм  социаль хезмәт күрсәтү Үзәге вәкилләре килде, алар аны  юбилее белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Ветеран күрсәтелгән игътибардан канәгать калды.

 



Елена МАРТЫНОВА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International