Кайбер кешеләр белән даими аралашасы гына килеп тора, аларның бөтен нәрсәдә уңай якны күрә белүе, кәефләре һәрвакыт яхшы булу башкаларның да күңелен күтәрә. Александр Никифорович Егоров та нәкъ менә шундый.
Нинди генә үтенеч булмасын, һәрдаим да яр-дәм итәргә әзер. Газетабыз журналистлары белән озак еллар хезмәттәшлек итү аны редакциянең үз кешесе итте. Аның бинага килеп керүе дә әллә каян ишетелеп тора, ул үзенә кагылышы булган барлык вакыйгаларны искиткеч җанлы, тасвирлы кабул итә. Юл хәрәкәте иминлегенең Биектау фонды директоры буларак, аның сөйләр сүзләре һәрвакытта да күп иде: районның кайсыдыр балалар бакчасы республика конкурсында катнашкан һәм призлы урынны яулаган, уңышлы тәмамланган ярыштан соң яшь картингчылар үзләрен тирә-юньгә таныталар һәм башкалар
...Александр Никифорович балачактан ук хәрби кеше булырга хыялланган. Шунысы гаҗәп, табиблар куйган “яссы табанлылык” диагнозы да аның фикерен үзгәртә алмый. Повестка кулына килеп керү белән үк инде бу вакытка ике техникум тәмамларга өлгергән унтугыз яшьлек егет шунда ук хәрби комиссариатка килеп тә җитә. Медкомиссия, табиблар чыгарган нәтиҗәгә карап, Александрны яңадан өенә кайтарып җибәрә. Әмма егет тормышында армия булырга тиеш, дигән анык карарга килә һәм, билет алып, Татарстан хәрби комиссариатына юл тота. Ике атна буена ул хәрби комиссариат бусагасын таптый һәм, ниһаять, аны яңа алынучы башка егетләр белән бергә Ленинград өлкәсенең Пионерск шәһәренә, ә аннан – Балтыйк буе Хәрби-Диңгез Флотының өйрәнү отрядына Мамоново шәһәренә җибәрәләр.
Дәресләр һәм спорт әзерлеге Александрга бик тә ошый, әмма 10 мең метрлы беренче кросс-тан соң, аягы җәрә-хәтләнеп, поликлиникага эләгә. Аның яраларына карагач, табиб шакката: шушындый яссы табан белән ничек шулкадәрле ерак арага йөгерешкә чыгарга була? Больницадан солдат Егоров кросс-лардан азат ителү турында хәрби госпиталь начальнигы кул куйган документ белән чыга. Өйрәнү отрядында белем үзләштереп һәм кызыл диплом алып, Александр Никифорович Кольск ярымтуравына җибәрелә.
Төньяк Хәрби-Диңгез Флотында хезмәт итү көн саен спорт белән шөгыльләнүне күздә тота. Спорт костюмнары һәм кирәкле җиһазлар булмау физик әзерлек белән шөгыльләнүгә комачаулык итми. Александр җәен узышу сукмагында булса, кышын чаңгыга баса. Шундый диагноз белән узышларда җиңеп чыгуына хәтта судьялар да ышана алмыйлар.
Төньяк Хәрби-Диңгез Флотының коткару судносындагы хезмәтен Александр Никифорович кок – пешекче булып башлый, рулевой сигналчы булырга да, судноны «арканлап» куйганда өске палубада ярдәм итәргә дә туры килә. Төньяк флоттан соң Казан артиллерия училищесында хез-мәт итә.
Егерме алты ел гомерен багышлаган армиядән демобилизацияләнгәннән соң Александр Никифорович көтмәгәндә үзе өчен яңа дөнья ача.
Дәүләт автоинспекциясенә юл хәрәкәте куркынычсызлыгының Биектау фонды директоры булып урнашкач, ул үзенең бөтен көчен балаларны юл кагыйдәләренә өй-рәтүгә юнәлтә. Армия дисциплинасы һәм оешканлык бу урында бигрәк тә кирәк булып чыга. Унсигез ел эшләү дәверендә районда ул булмаган бер генә балалар бакчасы да, бер генә мәктәп тә калмады. Аның кайгыртучанлыгы нәтиҗәсендә мәктәпкәчә һәм белем бирү учреждениеләрендә куркынычсызлык почмаклары, автокласс-лар барлыкка килде. Яшь хәрәкәт инспекторларының мәгариф бүлеге белән берлектә Фонд тарафыннан оештырылган, ел да уздырыла торган слетлары укучыларга велосипедта йөрү күнекмәләре бирде, юлларда үзеңне дөрес тотарга өйрәтте. Сәла-мәтлеге какшап китү сәбәпле генә ул, бөтен көчен авыруга каршы көрәшүгә бирү өчен, лаеклы ялга китәргә мәҗбүр булды.
Александр Никифоровичның бу көннәрдә 65 яшьлек юбилее. Беренче чиратта аны, һәрвакыттагыча, хатыны Галина, кызлары Ольга белән Людмила, оныклары котлар. Әлеге котлауларга редакция коллективы да кушыла. Бәхет, уңышлар, ә иң мөһиме – нык сәламәтлек сезгә, Александр Никифорович!
Елена МАРТЫНОВА