2022 елның 27 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасында газлаштырып бетерү (социаль газификация) программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ хезмәткәрләре Газлаштырып бетерү программасында катнашу мөмкинлеге, аның нинди принципларда тормышка ашырылуы, аны тормышка ашыру барышында кемгә һәм нинди ташламалар бирелүе турында сөйләячәкләр, шулай ук сезнең башка сорауларыгызга җавап бирәчәкләр.
Гражданнарның сорауларына җавапларны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының «кайнар линия»се буенча 2022 елның 27 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр 8(800)350-44-72 телефоны аша алырга мөмкин булачак. Шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2022 елның 27 маена кадәр 12.00 сәгатькәчә түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm .