50 ел гомерең узгач, якташларың, авылдашларың белән аларны танып, барлап күрешеп кара әле. Кеше булган кеше өчен моннан да күңел тетрәндергеч күренеш бармы икән?!
Республикабыз матбугатында соңгы берничә елда инде учагы сүнеп барган авылларда әнә шулай туган авылының үлеп, юкка чыгып баруына нык борчылган, тарихи үткәненә, бүгенге язмышына битараф булмаганнар, район, авыл администрацияләре те-ләктәшлеге белән «Авыл көннәре» уздыруны традициягә кертеп баралар.
Максатлары – нәсел җепләрен барлау, авыл, үз җирлегенең үткәнен, тарихын тирәнтен белергә теләү.
Әйтик, безнең элекке Дөбъяз районының Олы Солабаш, Кече Солабаш, Шыпшыйк авыллары татар халкына, үз милләтебезгә нинди шәхесләр бирде икән? Барлап карыйк әле.
Ике Солабаш арасында урнашкан Барамык дигән олы урманда сайраган кәккүк тавышын тыңлап, шул исемдәге көйне тудырган беренче татар милли опера музыкасына нигез салган Кече Солабашның күренекле улы Солтан Габәши; Муса Җәлилнең иҗатташ һәм гаилә дусты, бер гаепсезгә 27 яшендә атып үтерелгән, 6 китап авторы – Олы Солабаш күген-дә балкыган Галимҗан Мөхәммәтшин; татар театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Татарстанның атказанган артисты исемен алган, Шыпшыйкта туып-үскән Әминә Нәҗмиева; үзенең гаҗәеп моң чишмәсен Шыпшыйк авылының Мәрьям-ана урман-болыннарында алып, татар опера-җыр сәнгатен үстерүдә армый-талмый хезмәт иткән Клара Хәйретдинова; Кече Солабашта туган Хәсәнов Барый абыйның улы, күренекле язучы, 30лап китап авторы, танылган журналист, быел 75 яшен тутырган Альберт Хәсәнов һәм башкалар.
Бүгенге буынга шушы җыеннарда алар белән горурлану хисен без тудырмасак, тарих безне гафу итмәс бит.
Ә җыенда клубсыз, мәктәпсез калган авылларыбызны торгызу турында да якташларыбыз җыелып киңәшләшмәсә, безнең авылларыбызны ни көтә?
Узган ел беренче мәртәбә үткәрелгән «Авыл көне»нә читкә киткән якташлар күп кайтты.
Радалия ЗАКИРОВА, Дөбъяз авылы