Универсиада утын каршыларга җыенабыз

2013 елның 25 июне, сишәмбе




Безнең район Универсиада утын 29 июньдә каршылаячак. Ул  безгә Әтнә  районыннан киләчәк һәм Биектау РЭСы янында, Биектау авылы кырыенда тапшырылачак. 


Зур Кызыл һәм Үзәк урамнар буйлап факел йөртүчеләр шушы бөтендөнья студентлар уеннары утын баскетбол буенча ярышлар булачак Биектау спорт комплексына һәм Җиңү Паркына  алып киләчәкләр.


Шушы истәлекле вакыйганы лаеклы каршылау өчен  Биектау авылында инде күптән  әзерләнәләр. Урамнар тәртипкә китерелде, учреждение һәм предприятиеләрнең фасадлары яңартылды. Территорияләрдә чәчәклекләр ясалды, агачлар утыртылды, куакларның корыган ботаклары киселде. Универсиада утын тапшыру тантанасы безнең район өчен бәйрәм булачак. Факел йөртү хокукы Биектауның күренекле кешеләренә биреләчәк.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International