Россия Федерациясе территориясенә маймыл чәчәк чирен кертүне булдырмау чаралары турында

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Европаның кайбер илләрендә маймыл чәчәге очракларын теркәү турындагы хәбәрләргә бәйле рәвештә, Роспотребнадзор хәбәр итә.

Роспотребнадзор Россия Федерациясе территориясенә маймыл чәчәген кертмәү максатыннан, чикләрдә санитар-карантин контроль чараларын көчәйтте. Бүгенге көндә Россиядә маймыл чәчәге очраклары юк. Инфекцияне читтән кертү куркынычы түбән дип бәяләнә.

Маймыл чәчәгенең мөмкин булган очракларын тиз арада ачыклау өчен, Роспотребнадзорның «Вектор» Вирусология һәм биотехнология дәүләт фәнни үзәге оператив рәвештә автоном тест-система булдырды һәм аның лаборатория сынауларын уңышлы үткәрде.

Анализның гадилеге һәм нәтиҗәләрне визуаль исәпкә алу мөмкинлеге тестны лабораториядән тыш шартларда, ягъни «авыру яткан урында» форматында кулланырга мөмкинлек бирә. Тест нәтиҗәле, спецификалы һәм кызамык, кызылча һәм җил чәчәге вируслары белән аралаш реакцияләрне ачыкламый.

Роспотребнадзор, эпидситуация үсеше турында оператив мәгълүмат алу өчен, халыкара оешмалар һәм чит илләр белән эшлекле хезмәттәшлек итә.

Белешмә:

Маймыл чәчәк авыруы – сирәк очрый торган вируслы зооноз (ягъни хайваннардан кешегә бирелә торган) авыру, аның кешедәге симптомнары элек натураль чәчәкле пациентларда булган симптомнарына охшаш, әмма җитдилеге кимрәк.

1980 елда натураль чәчәкне бетергәннән һәм натураль чәчәккә каршы вакциналар куллануны туктатканнан соң, маймыл чәчәге калган ортопоксвируслар арасында кеше өчен патогенлык буенча беренче урынга чыга. Маймыл чәчәге белән авыру очраклары әлегә кадәр Африканың тропик дымлы урманнар өстенлек иткән кайбер районнарында спорадик рәвештә килеп чыга. Маймыл чәчәге вирусы кайбер очракларда каты авыруга китерә, үлем очраклары 1% тан 11% ка кадәр тәшкил итә. Соңгы елларда Европа илләрендә һәм АКШта периодик рәвештә маймыл чәчәген алып керү очраклары теркәлә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International