Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 04 февралендәге 161-р күрсәтмәсе нигезендә, яшь белгечләрнең иҗади потенциалын ачу максатыннан, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә торган Татарстан Республикасы эшләүче яшьләренең «Наше время – Безнең заман» X ачык республика телевизион иҗат фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.
Фестивальдә җитештерү тармаклары, сервис һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмалары хезмәткәрләре катнаша ала.
Фестивальдә катнашучыларга карата таләпләр һәм аны оештыру турындагы башка нигезләмәләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы эшләүче яшьләренең «Наше время - Безнең заман» ел саен уздырыла торган ачык республика телевизион фестивален үткәрү турында» 2016 елның 9 июнендәге 386 номерлы карары белән билгеләнгән.
Фестивальнең сайлап алу этаплары агымдагы елның сентябреннән октябрь аена кадәр узачак һәм Әлмәт, Түбән Кама, Казан һәм Зеленодольск шәһәрләрендә дүрт зона сайлап алу этабын, суперфинал һәм гала-концертны – 2022 елның ноябрендә Казан шәһәрендә – үз эченә алачак.
Фестивальдә катнашу өчен агымдагы елның 15 сентябренә кадәр фестиваль сайтында - www.bzzm.ru гариза тапшырырга кирәк.
Фестиваль турында барлык кирәкле мәгълүмат Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган: https://mpt.tatarstan.ru/ezhegodniy-otkritiy-respublikanskiy-televizionniy.htm.
Элемтә өчен җаваплы – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләренең кадрлар потенциалын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Соловьева Наталья Вячеславовна, тел.: +7 (843) 210-05-97.