Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең 2002 елның 12 маендагы 19/2171 номерлы «Эшкуарлар өчен Ачык ишекләр көне» акциясе турында»гы күрсәтмәсе нигезендә һәм үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм һәркемгә мөмкин булуын арттыру максатларында 2022 елның 18 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Биектау, Арча, Әтнә, Балтач районнарындагы территориаль бүлеге (алга таба – Биектау территориаль бүлеге) эшмәкәрләр өчен алдан язылу буенча Бердәм «ачык ишекләр» көне оештыра.
Биектау ТБ консультация алу өчен алдан язылу түбәндәге телефон номерлары буенча башкарыла: Биектау, Әтнә районнары буенча - (8843-65) 3-02-71; Арча районы буенча - (8843-66) 3-00-83; Балтач районы буенча - (8843-68) 2-41-47 (10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькәчә, төшке аш 12.00 дән 13.00 гә кадәр), шул ук вакытта кызыксындырган сорауны күрсәтергә.
Бердәм «ачык ишекләр» көннәренең максаты булып, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультация ярдәме күрсәтү тора.
Биектау ТБ эшкуарларны (алдан язылу буенча) түбәндәге адреслар буенча көтә: Татарстан Республикасы, Биектау районы, Биектау ав., Полк ур., 2г й., 1001 бүлмә; Татарстан Республикасы, Арча районы, Арча ш., Галактионов ур, 27 й.; Татарстан Республикасы, Балтач районы, Балтач штп, Һ.Такташ ур., 3а й.
Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез, консультациягә язылган эшкуарларга Биектау ТБ килгәндә, сулыш органнарын индивидуаль саклану чараларын (битлекләр, респираторлар) кулланырга кирәк.
Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!
Без Сезне Бердәм «ачык ишекләр» көнендә алдан язылу буенча консультациядә көтәбез!
ТР (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Биектау, Арча, Әтнә, Балтач районнарындагы территориаль бүлеге муниципаль берәмлекнең рәсми сайтында һәм район нәшрияты, электрон басмаларында «Эшкуарлар өчен Ачык ишекләр көне» үткәрү турында Сездән мәгълүмат урнаштыруны (кайнар линия анонсларын сайтларда һәм массакүләм мәгълүмат чараларында, җирле үзидарә органнары сайтларында мәгариф учреждениеләре сайтларында урнаштыруны) сорый.