Иминият взносларын түләү срокларын 12 айга озайту турында

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "2022 елда иминият взносларын түләү срокларын үзгәртү турында" 2022 елның 29 апрелендәге 776 номерлы карары нигезендә индивидуаль эшкуарлар, оешмалар һәм эшчәнлекнең билгеле бер төрләре предприятиеләре өчен 2022 елның икенче һәм өченче кварталы өчен иминият взносларын, шулай ук индивидуаль эшкуарлар тарафыннан 300 000 сумнан артып киткән керемнәр суммасыннан 2021 ел өчен Пенсия фондына күчерелгән иминият взносларын түләү сроклары 12 айга кичектерелә.

Әлеге документ нигезендә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан иминият взносларын түләү буенча 12 айга кичектерү мөмкинлеге бирелгән Биектау районы предприятиеләре һәм эшкуарлары исемлеге төзелде.

Оешмаларга беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Түләүләрне кичектерү салым хезмәте тарафыннан автомат рәвештә башкарылачак.

Сезнең оешма иминият взносларын кичектереп торуга исәп тота аламы-юкмы икәнен Федераль салым хезмәте сайтында ИНН буенча түбәндәге сылтама буенча тикшерергә мөмкин: https://service.nalog.ru/mera/

РФ Хөкүмәте Карары белән танышырга һәм 2022 елда әлеге ярдәм чарасыннан файдаланырга киңәш итәбез.

Белешмә өчен тел.: 8(84365)2-30-39 (Биектау района башкарма комитетының икътисад бүлеге)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International