2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан дәүләт органнары җитәкчеләре белән берлектә гражданнарны кабул итү практикасы дәвам иттерелә.
2022 елның 17 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан ш., Карл Маркс ур., 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, «Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге» ДУ, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Медик-социаль экспертиза баш бюросы» ФКУ җитәкчелеге вәкилләре тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итүе булачак.
Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең «Skype» программасы аша Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең муниципаль берәмлекләрдә җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.
Медицина мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка Вәкаләтле вәкил җәмәгать ярдәмчесенең кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.