Һәр җирдә эш кайный

2013 елның 21 июне, җомга




19 июньдә  Универсиада  уты  безнең  республикага  килеп җитте. Ул Биектау районы  чиген үтәчәк көнгә дә ерак калмый.


Шушы вакыйгага һәм “Биектау” спорт комплексында узачак  ярышларда катнашучыларны  каршыларга әзерләнеп, биектаулыларның үз районнарының матурлыгын тулысы белән күрсәтәселәре килә.  Территорияләрне  санитар-экологик  чистарту икеайлыгы барышында бик күп эшләр башкарылды.  Биектау авылы һәм район үзәгенең төп урамнарында ясалган үзенчәлекле чәчәк түтәлләре һәм клумбалардан күзеңне алырлык түгел. Кунакларны каршылау маршрутында урнашкан административ биналарның алгы яклары яңартыла, спорт объектлары янәшәсендәге участоклар һәм алар янындагы  Җиңү Паркы  тәртипкә китерелә, төзекләндерелә. Бер атнадан  без 2013 елгы Универсиада утын  каршы алачакбыз.

 


 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International