Мүлмә авылында педагоглык хезмәте ветераны, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, “Почет билгесе” ордены кавалеры Әрҗүдә Бәширова яши.
Әрҗүдә Әхмәдзыя кызы турында үз эшенә җаны-тәне белән бөреккән кеше дип ышанып әй-тергә була. 44 ел педагог булып эшләү дәверендә ул үзе 1958 елдан бирле яши торган авылның бар халкын укырга һәм язарга өйрәтте. Бер-берсенә каршы фикердә булучыларны килеп туган катлаулы шартларда эчпошыргыч өйрәтүләр, үгет-нәсихәтсез генә килештерә белгән кешеләр сирәк була. Әрҗүдә апаның һәр сүзе алтын бә-һасенә тиң. Мүлмәлеләр юкка гына аны үз авылларының абыстае итеп сайламаган. Бу зирәк ханымга карата зур хөрмәт һәм ышаныч күрсәтү билгесе.
Әрҗүдә Чаллы (хәзерге Тукай) районының Югары Суксу авылында туып-үсә. Ул гаиләдә дүртенче бала була, аннан соң энекәше туа. Ишле гаилә башлыгы Әхмәдзыя сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә. Сталинград көрәшендә катнаша, шушы утлы җирдә батырларча һәлак була.
– Безгә генә авыр булмады, сугыштан бөтен илебез газап чикте, – ди Әрҗүдә апа. – Әниебез бик тырыш кеше иде, биш баланы ач итмәс өчен нинди эш бар, шуңа тотынды. Алабута ипие, черек бәрәңге, кычыткан ашы белән тукланып торсак та, ач булмадык, беребез дә авыл буйлап хәер сорашып йөрмәде. Ни кызганыч, сугыш вакытында андыйлар бихисап күп булды.
Мәхүпҗамал апа балаларын намуслы хезмәт белән яшәргә, гадел һәм көчле булырга, үзеңнән көчсезрәкләрне якларга өйрәтә. Артык югары да менмә, бик түбәнгә дә төшмә – Мәхүпҗамал апаның балаларына биргән төп нәсыйхәтен, мөгаен, шушы сүзләр белән аңлатып буладыр.
Әрҗүдә Алабуга педагогия училищесын тәмамлый һәм аны Оренбургка башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп җибәрәләр. Кияүгә чыга, кызы Лиля туа. Әмма гаилә тормышы ныгып китә алмый. Гадәттә кеше шундый авыр вакытларда яшәү көчен туган ягында таба. Әрҗүдә дә, кызын алып, Татарстанга әй-ләнеп кайта.
– Мәгариф министрлыгына килдем дә, үземнең нинди хәлдә булуымны аңлаттым һәм эш бирүләрен сорадым, – ди Әрҗүдә Әхмәдиевна. – Миңа Биектау районындагы Мүлмә мәктәбен тәкъдим иттеләр.
Гомер буена шушы авылда калырмын, дип уйладымы икән ул вакытларда өч яшьлек баласын күтәреп килгән хатын? Аны бик җылы һәм ягымлы каршы алалар, кечерәк кенә йорт табып бирәләр (соңрак ул аны сатып ала), башка көнкүреш проблемаларын хәл итәргә булышалар.
– Мүлмәгә мин 1958 нче елның 1 октябрендә килдем, – дип сөйли Әрҗүдә апа. – Уку елы башланган, мәктәптә дәресләр бара, уйланып йөрерлек вакыт калмаган иде инде. Русча әйтсәк, «с корабля – на бал», килеп тә җиттем, класска да кереп киттем.
Оренбургта алган тәҗрибәсе бик тә ярап куя. Ул укучылар белән дә, аларның ата-аналары һәм хезмәттәшләре белән дә тиз арада уртак тел таба.
Авыл җирендә укытучы һәрвакытта да җәмәгать тормышының үзәгендә кайный. Әрҗүдә Әхмәдзыя кызы да читтә кала алмый. Ул башкарган җәмәгать эшләрен санап кына чыгарлык түгел. Ул авыл Советы депутаты, мәктәпнең профсоюз комитеты рәисе итеп сайлана, чирек гасыр буена райондагы башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмәсенә җитәкчелек итә, колхозның агитколлектив җитәкчесе, халык контроле рәисе була... Шунысы гаҗәп: бу эшләрнең барысына да ничек кенә өлгергәндер! Өлгерү генә түгел, ул аларның барысын да, укытучылар теле белән әйткәндә, “отлично”га башкара. Авыл һәм районның җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен аңа Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшыралар, исеме Мактау тактасында була. Әле бит кызын да үстерәсе бар, ул аңа бик әйбәт тәрбия бирә: Лиля Казанның медицина институтын тәмамлый, хәзерге вакытта Түбән Камада табиб-терапевт булып эшли.
Әрҗүдә Әхмәдзыя кызы чын хатын-кыз бәхетен дә Мүлмәдә таба. Ул “Татэнергосбыт” предприятиесе инспекторы Равил Шәмсетдиновка кияүгә чыга.
– Равил белән яшәгән 27 ел – гомеремнең иң бәхетле еллары, – ди ул бераз моңсулана төшеп. – Ул киң күңелле, тырыш, гаҗәеп намуслы, бик ярдәмчел кеше иде. Эшли белмәгән эше юк, куллары алтын иде. Мин хәзерге вакытта яши торган йортны ул нигездә берүзе төзеде. Равил 75 яшендә 2007 нче елда гүр иясе булды. Янә-шәмдә ирем булмаса да, аның туганнары калды, алар минем турыда кайгырталар һәм барлык эшләрдә булышалар. Рәхмәт барысына да. Равилне көн саен искә алам һәм рухына дога кылам, – диде ул.
Әрҗүдә апа бүген дә авыл тормышыннан читтә калмаган, ул – бөтен кеше хөрмәт итә торган абыстай. Мин аннан ничек дин юлына басуы турында сорадым.
– Бу сорауга бер дә гаҗәпләнмим, чөнки мин – коммунист, коммунистның да әле ниндие идем! Һәм менә сиңа – абыстай, – дип елмая Әрҗүдә апа. – Әнием заманында мәдрәсәдә укыгын бик гыйлемле хатын иде. Коръ-әнне гарәп телендә укыды. Һәм, әлбәттә, мине дә өйрәтте. Мүлмәдә мәчет ачылгач, авыл җирлеге башлыгы һәм халык абыстай вазифаларын үз өстемә алуны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Үтенечләрен кире кага алмадым, чөнки бу асылда халык арасында зур тәрбия эше алып бару бит. Кешеләр белән нигездә җеназа ашларында очрашабыз. Мин аларга Ислам тарихы, Коръән сүрәләре, дини бәйрәмнәр, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, гаилә һәм әхлакый темаларга гыйбрәтле хәлләр турында сөйлим. Авылдашларыма файдам тиюен белеп тору миңа яшәү көче бирә.
Менә шундый инде ул Әрҗүдә апа. Ул тормышының бөтен мәгънәсен кешеләргә файдалы булуда күрә, бу аңа шатлык китерә. Моны авылдашлары белә һәм шуның өчен яраталар һәм хөрмәт итәләр.
25 июньдә Әрҗүдә апа 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Аны чын күңелебездән тормышындагы мөһим вакыйга белән котлыйбыз. Нык сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф телибез. Әле тагын бик күп еллар акыллы, зирәк киңәшләре белән кешеләргә ярдәм итсен, ихлас, эчкерсез хисләргә, мәгънәле сүзләргә, тормыштагы матур мисалларга мохтаҗ булган яшь буынны тәрбияләсен иде. Әрҗүдә Әхмәдзыя кызының тормышы һәм эшчәнлеге бик күпләргә үрнәк булырлык.
Сания ШАКИРОВА