90 яшьлек юбилеен билгеләп узган Махани апа Сабирова егерме сигез ел Үзбәкстанда яшәгән. Бу аның гөрләтеп эшли торган еллары була. Әмма ул үзенең кече ватанына да файда китерергә өлгерә. Әмма моның турында барысы да белеп кенә бетерми бугай.
Ул Мәмдәл авылында туып үсә. Бик иртә колхозда эшли башлый, ә сугыш елларында кыска вакытлы курслар тәмамлагач, аңа трактор ышанып тапшыралар. Бу авыр ир-атлар эшен эшләргә телиме ул, юкмы – анысын беркем дә сорап тормый. Ир-атлар сугышка китә, ә басуларны сөрергә, чәчәргә, уңышны җыярга кирәк. Барлык кызлар белән бергәләп ул сугыш чорының кырыс законнары буенча җаваплы дүрт еллык вахтада тора.
– Механизатор хезмәте авыр. Беренче тапкыр трактор штурвалы артына утырганда миңа нибары уналты яшь иде, – ди Махани апа. – Безнең яшьлек елларында техника аз иде, шуңа күрә трактор бригадаларында эш мәҗбүри рәвештә ике сменада оештырылды. Еш кына кыр станнарында төн кунарга кала идек. Теләсә нинди һава торышында басуга чыктык. Тракторлар кабинасыз иде, яңгыр, юеш кар астында чыланып, туңып бетә идек.
Тыныч заман җиткәч, Махани Сабирова унике ел Мәмдәл участок больницасында санитарка булып эшли.
Илленче еллар азагында күпләр бәхет эзләп сәнәгать үскән зур шәһәр-ләргә, Урта Азия республикаларына китә башлый. 1958 елда ире Мәүлетдин белән Махани да Үзбәкстанга китә. Ул анда санэпидемстанциядә эшли. Бу республика аңа гомер буена мамыкның бөтен нәрсәгә дә баш булуы белән истә калган. Монда барысы да шушы культураны игүгә буйсындырыла: әлеге мәшәкатьле эштән беркем дә читтә кала алмый.
– Авырыйсыңмы яки өеңдә ниндидер проблемалар бармы, төп хезмәтеңдә билгеле бер срокка эшләп бетерәсе эшең бармы – анысы беркемне борчымый. Төп бурыч – плантацияләрне карау һәм мамыкны үз вакытында җыеп алу, – дип искә ала Махани апа кояшлы республикада яшәгән елларын. – Бар эшеңне ташлап, мамык җыюга китәсең.
Шәхси тормышында Маханига зур тетрәнүләр кичерергә туры килә. Үзе аларны искә төшерергә яратмый.
– Әни мине кырык ике яшендә тапкан, – дип сөйли кызы Миләүшә. – Яшь чагында аның игезәк балалары үлә һәм озак вакытлар бала таба алмый. Мин туганнан соң әти, эшкә урнашу белән үк безне кайтып алырга вәгъдә биреп, Казанга кайтып китә. Ләкин билгесез шартларда һәлак була. Әнием мине ялгызы гына үстерде. Җиңел булмады, әмма ул зарланмады. Миңа белем алу өчен шартлар тудырды.
Миләүшә педучилище тәмамлый. Алар әнисе белән 1986 нчы елда Мәмдәлгә кайталар. Бу вакытта Махани апа инде пенсиядә була. Миләүшә кияүгә чыга, хәзер ул Кондырлы авылында яши, ире Рәдис белән улы Рәмисне тәрбиялиләр. Миләүшә авылга кайтып, әнисенең хәлен белешеп тора.
– Өлкән яшьтә булуына карамастан, Аллага шөкер, әни аягында йөреп тора. Аңа туганнарның балалары ярдәм итәләр, – ди Миләүшә. – Күршеләргә рәхмәт, алар да әни янына еш керәләр, шуңа күрә ул үзен ялгыз хис итми.
Махани Сафа кызын 90 яшьлеге белән район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин тәбрик итте. Мондый игътибар ветеранга күтәренке кәеф һәм яшәү дәрте өстәде.
Сания ШАКИРОВА