Сугыш 18-20 яшьләре дә тулмаган егет-кызларның язмышына авыр сынаулар алып килә. Күпләр сугыш кырларында ятып кала, яралана, сәламәтлеген һәм яшьлеген югалта. Олы Кавал авылында яшәүче Әгъзам Җиһаншин да сугышны унсигез яшьлек егет булып каршылый.
Язмышы җиңелләрдән булмаса да, Әгъзам абый Җиһаншинга 90 яшьлек юбилеена кадәр яшәү бәхете елмая. Сугыш алды буынының барлык малай-кызлары кебек, ул да бик яшьли эшли башлый, инде 12 яшьтә конюх була. Укырга насыйп булмый. Өч сыйныф – авыл гаиләсе бирә алган барлык белеме шуннан гыйбарәт. Малайлар өчен өйдә дә эшләр күп була: су китерү, утын яру, мич ягу, терлекләрне ашату. Әгъзам үзе гадәтләнгән шушы эшләрне оста итеп һәм теләп башкара. Аны колхозда намуслылыгы һәм хезмәт яратуы өчен югары бәялиләр.
1941 елда аңа 18 яшь тула, ә инде 1942 ел башында ул Ижевск янындагы хәрби лагерьларда өйрәнү уза. Ике ел ярым өзлексез занятиеләрдән соң, яшь солдатлар төягән эшелон Мәскәүгә килә, анда аларга хәрби кием бирәләр һәм фронтка җибәрәләр. 1 нче Украина фронты составында Әгъзам Җиһаншинга иң кыен участокларда сугышырга туры килә. Бу Смоленск та, Сиваш елгасы өчен сугышлар да. Шушы бәрелешләрнең берсендә, кулына ярчык тиеп, яшь сугышчы авыр яралана. Ике ай ул Мәскәүдә дәвалана, тагын дүрт ай – Пермьдә.
– Сугышта һәр солдат исәптә иде, – дип сөйли Әгъзам абый. – Сәламәтләнү белән мине Калинин өлкәсенә яралы атларны карарга җибәрделәр. Берничә ай мин сугыштан ял иттем, атларым белән бергә савыктым.
Тиздән тагын фронт – хәзер инде Харьков юнәлешендә. Шушы Украина шәһәре өчен барган каты сугышларда меңләгән солдат һәлак була. Рядовой Җиһаншин икенче тапкыр яралана – ярчык уң кулына тия.
Госпитальдә биш ай дә-валангач, аны алга таба хәрби хезмәткә яраксыз дип табалар һәм Красноярскига эшкә җибәрәләр. Җиңү көнен дә ул шунда каршылый. Шул рәвешле, сугыш елларында егерме яшьлек егет бөтен илне гизә, 1945 нче елның октябрендә өенә кайтканда әле яралары төзәлеп бетмәгән була.
Туган авылында элеккеге урынында эшли башлый, әмма нужа аны акча эшләү өчен шәһәргә китәргә мәҗбүр итә. Казан кинопленка заводында ул 1947 елда производство травмасы ала – уң аягы өзелә. Егерме дүрт яшьлек егеткә үзен инвалид итеп тою җиңел булмагандыр. Фронттан бөтен килеш кайта, ә тыныч тормышта аяксыз кала. Әмма тикмәгә генә сугыш чоры буынын көчле ихтыярлы һәм нык характерлы дип атамыйлардыр. Кичәге фронтовик язмышка зарланмый, туган авылына кайта һәм элекке эшен дәвам иттерә.
Бер елдан соң, 1948 елда, Әгъзам авылдашы Фәймәгә өйләнә. Быел аларның бергә гомер итүләренә 65 ел тулды. Ирле-хатынлы Җиһаншиннар бергәләп йорт салалар, биш ул тәрбияләп үстерәләр. Фәймә апа да, нәкъ ире кебек, эшчән, тәвәккәл, көчле. Сугыш елларында япь-яшь килеш ул трактор штурвалы артына утыра, җир сөрә, иген чәчә, урман кисә, барлык ир-атлар эшен башкара. Җиһаншиннарның уллары Әмир, Әдһәм, Әнвәр, Әмин һәм Харис та мөстәкыйль, эш сөючән кешеләр булып үсәләр. Бүген алар әти-әниләреннән ерак яшәмиләр, аларның хәлләрен белеп, аларны кайгыртып торалар. Уллары Әмир алар белән бер йортта гомер кичерә. Әгъзам абый белән Фәймә апаның 11 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар.
Берничә ел элек Әгъзам Җиһаншин гаиләсенә Биектау авылында уңайлы фатир бирәләр. Әмма фронтовик әлегә үз куллары белән төзегән туган йортын ташлап китәргә теләми. Көннәр яшелчә бакчасындагы мәшәкатьләр, йорт кошларын карау белән үтә. Әгъзам абый аралашучан, тынгысыз кеше, һәрвакыт ни беләндер мәшгуль. Авылдашлары аны алтын куллы оста буларак беләләр, аның янына киңәш сорап та, йомыш белән дә киләләр. Ветеранның озын гомерле булуының сере хәрәкәтчән, изге күңелле, оптимист булуындадыр, мөгаен.
Майда Әгъзам Җиһанша улына 90 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән котларга район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, җирле җитәкчеләр, балалары һәм оныклары килде. Аңа бүләкләр тапшырдылар һәм фидакарь хезмәте өчен рәхмәт әйттеләр. Ветеранны юбилее белән котлап, аңа нык сәламәтлек, яхшы кәеф һәм зур гаиләсенә иминлек телибез.
Разия АБЗАЛОВА