«Гомумрайон өмәсе»

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы башкарма комитеты хәбәр иткәнчә, 2022 елның 23 апрелендә 09.00 сәгатьтә район территориясендә гомумрайон шимбә өмәсе узачак.

Әйләнә-тирәбезнең торышына битараф карамаган бөтен кешене өмәдә актив катнашырга һәм безнең торак пунктларны чиста, төзек һәм матур итәргә чакырабыз.

Исегезгә төшерәбез: санитария кагыйдәләрен бозучы затлар административ җаваплылыкка тартылачак, шуңа күрә йорт янындагы территорияләрне чүп-чардан, кар һәм боздан чистартуны, корылмаларны тәртипкә китерүне, шулай ук якын-тирә территорияне тиешле санитар хәлдә саклауны сорыйбыз.

Безнең районның санитар-эпидемиологик халәте ҺӘРКАЙСЫБЫЗГА бәйле!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International