«Оешмада хезмәтне саклау»

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Хезмәткәрләрнең хезмәтен саклау - һәр оешма эшенең иң мөһим юнәлешләреннән берсе. Хезмәтне саклау белән идарә итү системасында төп игътибар эшләүче гражданнарның сәламәтлегенә зыян килү очракларын кисәтүгә юнәлдерелергә тиеш.

Һәр хезмәткәр имин хезмәт шартларына хокуклы һәм өйләренә эштән исән-сау кайтырга тиеш. Хезмәт куркынычсызлыгы күбесенчә җитәкченең хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын никадәр тирән белүенә, аларны үз эшендә оста куллануына, гади эшче үзенең эш урынында никадәр дөрес эш итәргә әзер булуына бәйле. Җитештерү шартлары эш урынында хезмәтне саклау өлкәсендәге стандартларның барлык таләпләренә җавап биргән очракта гына хезмәт куркынычсыз һәм нәтиҗәле булырга мөмкин. Эшләүчеләрнең хезмәте, тормышы һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгы мәсьәләләрен хәл итү базар җитештерүе шартларында предприятиенең конкурентлыкка сәләтен арттыруда һичшиксез чагылыш табачак.

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Башкарма комитетында хезмәтне саклау буенча Координация советы төзелде, һәр эш бирүче хезмәтне саклау өлкәсендә консультация алырга 8(84365)2-30-68 номеры буенча телефоннан шалтыратырга хокуклы, яисә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты бинасына: ТР, Биектау районы, Биектау т/юл ст. пос., Кооператив ур., 5й., 113 кабинет адресы буенча шәхсән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International