Машина төзелеше комплексы предприятиеләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» II Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

26 майдан 28 майга кадәр Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендә машина төзелеше комплексы предприятиеләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» II Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узачак. Конкурсны оештыруны һәм уздыруны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты һәм «РИМЕРА» компанияләр төркеме башкара.

Конкурс конкурсант-җиңүчеләрнең хезмәт алымнарын һәм ысулларын өйрәнү нигезендә хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын арттыруга юнәлдерелгән. Катнашу  өчен РФ машина төзелеше комплексы предприятиеләренең конкурсны уздыру вакытына 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге (35 яше тулмаган) яшь белгечләре чакырыла.

Конкурс түбәндәге мәйданчыкларда уздырыла:

  • КНИТУ-КАИ Әлмәт филиалы;
  • «Әлмәт һөнәри көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе;
  •  «РИМЕРА-АЛНАС» ҖЧҖ укыту үзәге.

Белешмә материаллары, компьютер техникасы һәм конкурсны уздыру өчен кирәкле башка материаллар һәм инструментлар оештыручылар тарафыннан бирелә.

Катнашучыларны озатып йөрүче оешмалар вәкилләре катнашучыларның үз-үзләрен тотышы, тормышы һәм куркынычсызлыгы өчен юлда һәм Конкурсны уздыру чорында җаваплы булалар.

1 урынны алган призерлар - 20 000 сум күләмендә, 2 урынны алган призерлар - 15 000 сум, 3 урынны алган призерлар - 10 000 сум күләмендә акчалата бүләк алачак.

 

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
  1. Токарь
  2. МСР слесаре
  3. Электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер
  4. ПУ станоклары операторы
  5. Инженер-технолог
  6. Оста
  7. Остаз
  8. Яшьләр белән эшләү буенча белгеч
  9. Түгәрәкләр хәрәкәте белгече
  10. Хезмәтне саклау белгече
  11.  Җитештерү технологиясе буенча команда * командада 3 кеше
  12. Эретеп ябыштыручы
  13.  Икътисадчы (инвестицияләр буенча)

Конкурста катнашу өчен, Сезнең оешмагызга 2022 елның 8 маена кадәр: org.profmasterstvo@mail.ru электрон почтасы аша Конкурста катнашуга заявка җибәрергә кирәк.

Нигезләмәгә сылтама: https://bit.ly/3IFk3NU

Заявкага сылтама: https://forms.gle/qFXVc9XRhD2NzZYGA

Өстәмә мәгълүмат тел. 960-082-99-32 буенча Ленар Робертович Зәйнетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International